Accessibility links

Русиядә Украинаның 140тан артык ватандашын сәяси гаепләүләр белән кулга алганнар


Эмине Джеппар
Эмине Джеппар

Аларның саны артуы дәвам итә, ди Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Эмине Джеппар. 

Хәзерге вакытта Русиядә Украинаның 140тан артык ватандашы канунсыз рәвештә, сәяси гаепләүләр белән кулга алынган килеш кала бирә, аларның саны артуы дәвам итә, дип белдерде Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Эмине Джеппар.

Украина тышкы эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Халыкара кеше хокуклары көне алдыннан — 8 декабрьдә Украина тышкы эшләр министрлыгында Русиядәге украин сәяси тоткыннарын азат итүгә юнәлгән Халыкара платформаның өченче утырышы узган.

Украина тышкы эшләр министрлыгында әйтүләренчә, Русия мәхкәмәләре тарафыннан хөкем ителгән Кырым сәяси тоткыннарының гомуми җәза мөддәте 1300 елдан артып киткән.

"Кырым ярымутравын оккупациядән азат итүгә дөньяның күпчелек дәүләтләре куйган көчләрне берләштерүче "Кырым платформасы" кысаларында да зур эшләр башкарыла. Бу көчләрнең иң зур өлеше нәкъ менә Украинаның вакытлыча басып алынган җирләрендә кеше хокукларының үтәлешенә юнәлдерелгән", дигән Джеппар.

Аның әйтүенчә, Украина тышкы эшләр министрлыгы сәяси тоткыннар мәсьәләсенә игътибар җәлеп итү өчен мәгълүмати кампанияләр уздыра.

  • Украинаның Русиядәге сәяси тоткыннарын азат итүгә юнәлгән халыкара платформа — рәсми булмаган механизм, ул 2020 елда Украина тышкы эшләр министрлыгы тәкъдиме белән оешты. Максаты — Русия тарафыннан канунсыз, сәяси гаепләүләр белән кулга алынган Украина ватандашларын азат итү өстендә эшләүче милли субъектларның, сивил җәмгыятьнең куйган көчләрен берләштерү.
  • 24 ноябрьдә Украина тышкы эшләр министрлыгы Русия мәхкәмәсенең сивил кырымтатар журналистлары Осман Арифмеметов, Руслан Сөләйманов һәм Рөстәм Шейхалиевка, шулай ук активистлар Яшәр Муединов һәм Энвер Аметовка чыгарган хөкем карарларын тәнкыйтьләп чыкты.
  • Русиянең Дондагы Ростовта урнашкан Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе Осман Арифмеметов, Руслан Сөләйманов һәм Рөстәм Шейхалиевны 14 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Яшәр Муединов һәм Энвер Аметовны 13 елга утырту турында карар чыгардылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG