Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакытта Русия Украина белән түгел, "дус булмаган" Көнбатыш белән сугыша дип белдерде. Бу белдерүен ул Казан ратушасында Ватан каһарманнары көне бәйрәм ителгәндә ясады, дип җиткерә Kazanfirst басмасы.
"Без Украина белән сугышмыйбыз, ә, кызганыч, Украина җирләрендә сугышабыз. Әлеге низаг озаграк дәвам иткән саен, Русиянең икътисады шуның кадәр хәлсезләндереләчәк. Бу шулай", дип белдергән Татарстан Дәүләт шурасы рәисе.
Аның фикеренчә, "дус булмаган" илләр "безнең халыкны" милләт һәм тел үзенчәлекләрен кулланып бүлгәләргә тырыша. "Күпмилләтле Татарстанга басым ясамаса, Көнбатыш тагын кемгә басым ясасын?" дип тә өстәгән парламент спикеры.
- Шул ук вакытта моннан 5 ел элек нәкъ менә Мөхәммәтшин рәислек иткән Дәүләт Шурасы татар теле дәресләрен ихтыярига калдырды. Татар теле дәресләре мәҗбүри булудан туктагач, ул телне өйрәнүчеләр саны шактый кимеде. 2021 елда туган тел дәресенә татар телен сайлаган укучылар нибары 63% иде.
- Ноябрь ахырында Мөхәммәтшин Украинада сугыш башлаганнан соң Русиягә карата кертелгән санкцияләр Татарстан кебек республикаларга көчлерәк йогынты ясады дип белдергән иде. Анда да ул "күпмилләтлеле Татарстанга басым"ны телгә алды. "Көнбатыш һәм дустанә булмаган санкцияләр безнең республикага аеруча йогынты ясады. Басым күпмилләтле Татарстан кебек төбәккә юнәлдерелгән иде. Бездә 173 халык вәкиле яши. Күз алдына китереп карагыз әле, бүгенге шартларда күпмилләтле, күпдинле халыкның тынычлыгын, һәр милләтнең үз кыйммәтләрен сакларга кирәк", дип ул милләтара мәсьәләнең кискенләшү ихтималына ишарә ясады.
- 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу санкцияләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Чикләүләрнең йогынтысы Татарстан икътисадына да кагылды. Республиканың 2023 елга исәпләнгән бюджет 27,1 млрд сумлык кытлык белән кабул ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!