Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин: Санкцияләр Татарстан кебек төбәкләргә көчле йогынты ясады


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Республикада нефть химиясе тауарын сату кыенлашкан, инвестицияләр кимегән.

Украинада сугыш башлаганнан соң Русиягә карата кертелгән санкцияләр Татарстан кебек республикаларга көчлерәк йогынты ясаган. Бу хакта 22 ноябрьдә Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда узган "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумының пленар утырышында белдерде.

"Көнбатыш һәм дустанә булмаган санкцияләр безнең республикага аеруча йогынты ясады. Басым күпмилләтле Татарстан кебек төбәккә юнәлдерелгән иде. Бездә 173 халык вәкиле яши. Күз алдына китереп карагыз әле, бүгенге шартларда күпмилләтле, күпдинле халыкның тынычлыгын, һәр милләтнең үз кыйммәтләрен сакларга кирәк", дип ул милләтара мәсьәләнең кискенләшү ихтималына ишарә ясады.

Мөхәммәтшин фикеренчә, бүген Татарстан нефть-химиясе тауарларын сатуда кыенлыклар күрә. "Без сәүдә иткән көнбатыш илләрендә базар ябыла", диде ул. Республикага инвестицияләр килү дә кимегән.

"Яңалык түгел, ерак чит ил һәм көнбатыш илләре эшмәкәрләре безнең базардан китә. Инвестицияләр кими. Алар киткән урынга сезне чакырабыз, килегез, ышаныгыз, танышып элемтәгә керегез", дип ул татар эшмәкәрләрен республикага чакырды.

"Бүгенге вазгыятьтә Татарстан үз икътисадын саклап калыр өчен барысын да эшли", дип ышандырды ул форумга җыелучыларны.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу санкцияләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Чикләүләрнең йогынтысы Татарстан икътисадына да кагылды. Республиканың 2023 елга исәпләнгән бюджет 27,1 млрд сумлык кытлык белән кабул ителде. Моннан тыш, федераль үзәктән Татарстанга финанс ярдәмне киметәчәк.

Шулай ук киләсе елда Татарстан бюджеты 70 млрд сум күләмендә керемен югалтыр дип көтелә. Бу федераль кануннарга үзгәрешләр керү белән бәйле.

Моңа кадәр Татарстан сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамил Агеев санкцияләрнең йогынтысын бәяләп, "киләсе елда безне нәрсә көтәчәген белмибез" дип әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG