Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түрәсе санкцияләр турында: “Киләсе елда безне нәрсә көтәчәген белмибез”


Шамил Агеев
Шамил Агеев

Республика рәсмиләре 2-3 елдан соң Европа белән мөнәсәбәтләр яхшыруга өмет итә.

Украинага каршы сугыш башланганнан соң Русиягә кертелгән санкцияләр Татарстан икътисадына да көчле йогынты ясаган. Бу хакта 8 ноябрьдә Татарстан сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамил Агеев хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

"Эш авыр бара. Бик көчле санкцияләр кертелде. Беркайчан да мондый чикләүләр булмады. Киләсе елда безне нәрсә көтәчәген белмибез. Хәзер нинди шәһәрләргә ярдәм кирәклеге турында уйлыйбыз. Безнең президент Рөстәм Миңнеханов, хөкүмәт эшне яхшы алып бара. Бу авыр сорау. Барысын да әйтергә ярамый. Әйтсәң, нәтиҗәсе башка була", диде ул.

Татарстан сәүдә-сәнәгать министры Олег Коробченко сүзләренә караганда, ярты елда республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 10 млрд долларга җитсә дә, импорт бермә-бер кимегән.

2022 елның беренче яртыеллыгында, узган елның шушы чорыннан караганда, экспорт 33 процентка артып, 7,8 млрд доллар тәшкил иткән. Импорт тауарлары исә 30 процентка төшкән һәм 1,7 млрд доллар тәшкил иткән.

Татарстанның экспорты артуы чит илләргә күпләп нефть сатуга бәйле. Бүген республика сәнәгатенең 25 процентын нефть табу алып тора. Нефть эшкәртү — 21,5 процент, машина төзелеше — 21%, химия һәм нефть химиясе — 16,4% тәшкил итә.

Санкцияләр булуына карамастан, Татарстан Европа илләре белән хезмәттәшлек итүне туктатмый. Коробченко сүзләренчә, бүген республиканың Чехия, Франция, Германия, Финляндия, Швейцария һәм Япониядә вәкиллекләре эшләп килә.

"Без хәзер экономиялибез дип барысын да яба алабыз. Аннары мөнәсәбәтләр яхшыргач, эшне торгызырбыз әле дип әйтергә була. Шулай да вәкиллекләрне саклауга караганда, башыннан башлау күпкә авыррак булачак. Катлаулы мөнәсәбәтләр озакка бармаячак. Икътисад барыбер җиңеп чыгар дип уйлыйм. 2-3 елдан соң мөнәсәбәтләрне кабат корырга туры киләчәк. Безнең бурыч — вәкиллекләрне саклау", диде ул.

Шул ук вакытта Коробченко вәкиллекләрнең бүгенге эшчәнлегенә килгәндә, "медиа каршында ябык тема турында сөйләү дөрес түгел" диде. Ул бары "Үзәк Европадагы вәкилебез безгә кирәкле һәм башка илләрдән табып булмый торган импортны җибәрү белән шөгыльләнә" дип өстәде.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу санкцияләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Чикләүләрнең йогынтысы Татарстан икътисадына да кагылды. Татарстан хөкүмәте әзерләгән 2023 елгы бюджет өлгесендә республиканың кереме 394,4 млрд, чыгымы — 421,5 млрд сум булыр дип көтелә. Бюджет дефициты 27,1 млрд сум күләмендә билгеләнгән.

Киләсе елда Татарстан бюджеты 70 млрд сум күләмендә керемен югалтырга мөмкин. Бу федераль кануннарга үзгәрешләр керү белән бәйле.

Рәсмиләр сүзләренә караганда, 2025 елда федераль үзәк Татарстанга финанс ярдәмне ике тапкырга диярлек киметер дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG