Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Яшинга гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату өчен 8,5 ел колония хөкеме чыгарды


Илья Яшин
Илья Яшин

Прокурор оппозиционерны 9 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде. Яшин үзе гаепсез булуын әйтә.

Мәскәүнең Мещански мәхкәмәсе оппозиционер Илья Яшинны Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы өчен, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип тапты. Бу хакта мәхкәмә залыннан "Медиазона" хәбәрчесе җиткерә. Аңа 8,5 елга гомум тәртипле колониядә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылды.

Прокурор оппозиционерны 9 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде. Яшин үзе гаепсез булуын әйтә.

Хөкем карарын 7 декабрьдә игълан итәргә тиешләр иде, әмма бинага шартлаткыч куелу турындагы хәбәр белән бәйле, утырышны күчерделәр.

Бүген, 9 декабрьдә Яшинны хуплау өчен мәхкәмәгә янәдән дистәләгән кеше килгән. Мәхкәмә залына бөтен кешене дә кертмәгәннәр, керә алмаучылар утырышның трансляциясен башка бер бүлмәдә караган.

Гаепләү ягы фаразынча, бу җинаятьне Яшин 7 апрельдә, Youtube-тагы туры эфирда кылган. Оппозиционер Буча кешеләрен Русия хәрбиләре үтерүенә дәлилләр китергән, шулай ук Русия тарафының аргументларын да анализлаган, Русия тыныч кешеләрнең үлеменә катнашы булмавын, бу хәлнең провокация булуын әйткән иде.

Моңа кадәр "фейклар" турындагы маддә нигезендә иң кырыс хөкем карары Мәскәүнең Красносельски бүлгесе муниципаль депутаты Алексей Гориновка чыгарылган иде. Ул Русиянең Украинага һөҗүмен сугыш дип атавы өчен җиде елга ирегеннән мәхрүм ителде. Русия хакимиятләре бу хәлләрне әле дә "махсус хәрби операция" дип атавын дәвам итә.

Яшин да шул ук муниципаль җыен депутаты иде.

Дүшәмбе көнне мәхкәмәдә соңгы сүзен әйткәндә Яшин төрмә җәзасына әзер булуын белдерде. "Берни өчен дә үкенмим. Кача, дәшми кала алыр идем. Әмма тиеш булганын эшләдем. Намуслы кеше булып калып, рәшәткә артында ун ел үткәрүең яхшырак", диде ул.

  • Украина хакимиятләренең рәсми мәгълүматларына, күпсанлы журналист, халыкара оешмалар тикшерүләренә ярашлы, Русия оккупациясендә булган вакытта, февраль-март айларында Бучада йөзләгән тыныч кеше һәлак булган. Шәһәрдә яшәүчеләрнең Русия хәрбиләре кулыннан үлүе очраклары да документлар белән теркәлгән. Әмма Мәскәү моны кире кага, Русия хакимияте вәкилләре Буча кешеләрен украин хәрбиләре үтергән, яки бу махсус оештырылган ялган, ди.
  • Илья Яшин - Русиядә калган һәм Украина белән сугышка ачыктан-ачык каршы чыккан берничә оппозиция сәясәтчесенең берсе. "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG