Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елда Русия бюджетының өчтән бер өлешен хәрби чыгымнар тәшкил итәчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу хакта Британия саклану министрлыгы хәбәр итә. Украинаның Forbes журналы исә Украинадагы сугышның 9 аенда Русия хәрби максаттан 82 миллиард доллар тоткан дип яза.

2023 елда Русиянең федераль бюджетында армия, махсус хезмәтләр һәм полициягә каралган чыгымнар 143 миллиард доллар (9 триллион сум) тәшкил итәчәк. Бу хакта Британия саклану министрлыгы хәбәр итә.

Бу элекке елларның хәрби чыгымнарыннан күпкә күбрәк һәм Русиянең бөтен бюджетының 30%тан артыгын тәшкил ителә, диелә күзәтүдә. Бюджет Русия президенты тарафыннан 5 декабрь көнне имзаланган.

Шул ук вакытта Британия саклану министрлыгы 2023 елгы бюджетны фаразланган керемнәр һәм чыгымнарга бәйле "артык оптимистик" дип бәяли. Бюджетның хәрби булмаган тармакларына, сугыш чыгымнарының арту сәбәпле, басым артачак диелә.

Русия бюджетында хәрби дип саналган чыгымнар төрле маддәләрдә бар. Моннан тыш кайбер бюджет маддәләре киң җәмәгатьчелеккә ябык.

  • Ноябрь азагында Русия саклану министры Сергей Шойгу 2023 елда дәүләт саклану өлкәсендә финанслау күләме 1,5 тапкырга артачак дип белдерде. Конкрет саннарны ул китермәде.
  • Украинаның Forbes журналы, Украина хәрби көчләренә сылтанып, Украинадагы сугыш дәвам иткән 9 айда Русия хәрби максаттан 82 миллиард доллар тоткан дип яза. Бу еллык бюджетның дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Сугыш шартларында бу саннарны тикшерү мөмкин түгел.
  • Моннан тыш Русиянең Украинадан аннексияләгән яңа төбәкләрен финанс ягыннан тәэмин итү өчен 900 миллиард сум кәгазь акча кирәк, дип белдерде Русия банклар берлеге вице-президенты Алексей Войлуков.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG