Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джо Байден Украинаның һава һөҗүменнән саклануын көчәйтү – АКШ өчен мөһим юнәлеш дип белдерде


АКШ президенты Джо Байден
АКШ президенты Джо Байден

Моннан тыш Америка президенты Вашингтонның Украинага энергетика инфраструктурасы өчен 53 миллион доллар бүлеп бирүен хәтерләткән һәм алга таба да икътисади, һуманитар ярдәм күрсәтергә сүз биргән, “агрессиясе өчен бөтен чыгымнарны Русиядән түләттерергә” тырышачакларын әйткән.

Украина президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшкәндә президент Джо Байден Украинаның һава һөҗүменнән саклануын көчәйтү – АКШ тарафыннан күрсәтелгән ярдәмдә иң өстенлекле юнәлеш булып тора, дигән. Бу хакта Ак йорт белдерүендә әйтелә.

Моннан тыш Америка президенты Вашингтонның Украинага энергетика инфраструктурасы өчен 53 миллион доллар бүлеп бирүен хәтерләткән һәм алга таба да икътисади, һуманитар ярдәм күрсәтергә сүз биргән, "агрессиясе өчен бөтен чыгымнарны Русиядән түләттерергә" тырышачакларын әйткән.

Зеленский Русия гаскәрләре бәреп кергәннән соң, Украинага "моңарчы күрелмәгәнчә" ярдәм бирелгән өчен, Байденга рәхмәт әйткән.

"Бу ярдәм сугыш кырындагы уңышларыбызга гына булышып калмыйча, Украина икътисадының тотрыклылыгына да ярдәм итә", дип язды Зеленский үзенең Telegram-каналында.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.
  • Октябрь аеннан Русия гаскәрләре Украинаның энергия системына даими ракет һәм дрон һөҗүмнәре ясый, шул сәбәпле илнең миллионлаган кешесе утсыз һәм җылылыксыз кала.
  • Украинага һава һөҗүменә каршы системнарны Германия, Британия һәм башка илләр дә вәгъдә итте. Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба системнарны ел ахырына кадәр алачакларын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG