Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда саклану министрлыгы фронтка җибәрү өчен баян һәм гитаралар җыя


Мобилизацияләнгән хәрби
Мобилизацияләнгән хәрби

Хәбәрдә әйтелгәнчә, музыка кораллары “махсус бурычлар үтәүче мобилизацияләнгәннәргә һәм хәрбиләргә сугышчан рухта булу, берләшү, батырлыклар кылырга илһамлану өчен” кирәк. Баяннар, аккордеоннар, гитаралар, балалайкалар җыюлары әйтелә.

Петербурда саклану министрлыгы Украинадагы сугышка җибәрү өчен музыка кораллары җыюы турында игълан иткән. Бу хакта Гагарин муниципаль берәмлеге хакимияте социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, музыка кораллары "махсус бурычлар үтәүче мобилизацияләнгәннәргә һәм хәрбиләргә сугышчан рухта булу, берләшү, батырлыклар кылырга илһамлану өчен" кирәк. Баяннар, аккордеоннар, гитаралар, балалайкалар җыюлары әйтелә.

Кешеләргә уен коралларын Саклану министрлыгының хәрби-медицина музеена, Артиллерия, инженерия гаскәрләре һәм элемтә гаскәрләре хәрби-тарихи музеена яки Үзәк хәрби-диңгез музеена китерергә кушканнар. Аларны бушлай кабул итәләр диелә.

Фронтка уен кораллары җибәрүләре беренче тапкыр гына күзәтелми. Путин фәрманы белән башланган сугышны хуплауда алдынгылык күрсәтүче Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та ноябрь ахырында Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге батальоннарга гармун белән курайлар илтүләрен хәбәр иткән иде. "Безнең сугышчылар арасында талантлар әз түгел", дип искәртте ул.

  • Шул ук вакытта Башкортстанның ихтыяри батальоннарындагы ирләр коточкыч шартлардан зарлана. Фронт сызыгында корал да, ризык һәм җылы киемнәр дә җитми икән. Алар хәрби җитәкчеләренең мөгамәләсеннән дә канәгать түгел.
  • Татарстанның "Алга" батальоны сугышчылары да фронттагы хәлләргә, техника, ризык һәм җылы кием булмауга зарланып сәясәтче һәм язучы Захар Прилепин исеменәхат язган иде.
  • Мобилизация игълан ителгәч, сентябрь ахырында Башкортстанда филармония оркестрын Украинадагы сугышка җибәрүләре билгеле булды.
  • Азатлык ачык чыганаклардан Украинадагы сугышта һәлак булучы татар-башкорт ир-егетләренең исемлеген туплый. Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 187, Башкортстаннан кимендә 281 кешенең үлеме теркәлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG