Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда филармония оркестрын Украинадагы сугышка җибәргәннәр


Башкортстанның Сибай концерт-театр берләшмәсе
Башкортстанның Сибай концерт-театр берләшмәсе

Артистлар концерт сезоны ачылышына әзерләнгән, 30 сентябрьдә беренче концерт ниятләнгән. Хәзер ул булмый калырга да мөмкин, чөнки филармониядә әйтүләренчә, "повестка" белән Украинага каршы сугышырга җибәрелгән биючеләрне дә, алып баручыларны да алыштырырлык кешеләр юк.

Кичә, 26 сентябрьдә төрле Telegram-каналларда ирләрнең автобуста башкортча "Шәйморатов-генерал" җырын җырлап Украинадагы сугышка китүе яздырылган видео таралды. Пруфы басмасы аларның Башкортстанның Сибай концерт-театр берләшмәсе артистлары булуын ачыклаган. Артистларны хәрби күнегүләр барган урынга 26 сентябрьдә мобилизацияләүләре әйтелә. Басмага бу мәгълүматны филармониядә дә раслаганнар.

"Кичә без 12 кешене: биш биюче, ике музыкант, ике җырчы, ике драма артисты һәм сәхнә монтажчысын озаттык. Белүемчә, берсе дә контракт нигезендә хезмәт итмәгән, әмма алар мәҗбүри хәрби хезмәттә булган кешеләр һәм филармониядә эшләделәр. Алар концерт сезоны ачылышына әзерләнде, 30 сентябрьдә беренче концерт булырга тиеш иде, әмма хәрби чакыру кәгазьләре килде дә, киттеләр. Калганнарны бәлки бүген (27 сентябрьдә) җибәрерләр", дип белдергәннәр филармония матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта мобилизациянең беренче көнендә үк филармониядә 23 кешегә "повестка" килүен әйткәннәр. Бер биючене хатыны көмәнле булуы сәбәпле әлегә чакырмаганнар, тагын бер 37 яшьлек режиссёрның медицина тикшеренүе узуы әйтелә.

"Безнең 30 сентябрьдә концерт, нәрсә эшләргә дә белмибез. Чөнки бу биючеләр – солистлар, аларны алыштырырга кеше юк. Концертны ничек эшләп чыгарга белмибез, алып барырлык кеше дә юк. Алфир Заманов – концертлар алып баручы иде, Фларид Биргалин дә. Алар профессионал җырчылар, әмма икесе дә китте", дигәннәр матбугат хезмәтендә.

21 сентябрьдә Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителде. Аңа мәҗбүри хәрби хезмәттә булып кайткан, хәрби тәҗрибәсе һәм белгечлеге булганнар эләгә. Саклану министры Сергей Шойгу 300 меңләп кешене мобилизацияләячәкләрен әйтте.

Кичә "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов Русиянең һәр төбәгендә, хәрби бүлекчәләрдә, сугыш барган фронт сызыгында даими рәвештә мәдәни-агарту концерт-спектакльләре уздырырга тәкъдим иткән иде. Агитбригада чыгышларында үзем дә катнашыр идем дип белдерде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG