Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы дәүләт дәрәҗәсендә чит тел сүзләрен куллануны тыюны хуплады


Русия думасы
Русия думасы

Бу документ дәүләт теле буларак урыс телен кулланганда, чит тел сүзләре катыштыруны тыя, андый сүзләрне урысча аналогы булмаса гына кулланырга рөхсәт ителә. Бу урыс телен чит тел сүзләрен артык күп  кулланудан яклау өчен кирәк диелә аңлатма язуында

Русия думасы беренче укылышта дәүләт дәрәҗәсендә чит тел сүзләрен куллануны тыю турындагы канун өлгесен кабул итте.

Канун өлгесе авторлары әйтүенчә, бу документ дәүләт теле буларак урыс телен кулланганда, чит тел сүзләре катыштыруны тыя, андый сүзләрне урысча аналогы булмаса гына кулланырга рөхсәт ителә. Бу урыс телен чит тел сүзләрен артык күп кулланудан яклау өчен кирәк диелә аңлатма язуында.

Шул ук вакытта канун өлгесе текстында ниндидер чикләүләр, бу кагыйдәләрне бозган өчен җәзалар турында әйтелми. Моның урынына кайбер кануннарның текстларын "заманча урыс әдәби теле нормаларын" сакларга кирәклеге турындагы җөмләләр белән тулыландырырга тәкъдим ителә.

Моның белән беррәттән "Актив ватандаш" ("Активный гражданин") порталында Мәскәү җәмәгать транспортында юл өчен түләгәндә кулланылучы, йөзләрне таный торган Face Pay хезмәте атамасын урысчага алыштыру белән бәйле тавыш бирүләр башланган. Биш төрле исем тәкъдим ителә: "Елмаеп түлә" ("Оплати улыбкой"), "Биометрик түләү системы" ("Система биометрической оплаты"), "Мәскәү йөзе" ("Лицо Москвы"), "Караш белән түләү" ("Оплата взглядом"), "Кыяфәт" ("Облик").

Июньдә Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко фән комитетына "урыс телендә чит тел сүзләрен нигезсез куллану белән бәйле вазгыятьне өйрәнергә һәм бу мәсьәләне кануни хәл итү юлларын карарга" кушкан иде.

  • Шул ук вакытта, күпмилләтле Русиядә башка халыкларның телләре проблемнарын кануни хәл итү юлларын карарга тәкъдим итмиләр. Киресенчә, мондый мәсьәләләр күтәрелгәндә Мәскәү күз йома, тәкъдимнәр кабул ителми.
  • Әйтик Татарстан Дәүләт шурасы утырышларының берсендә депутат Ркаил Зәйдулла Татарстан Конституциясенә "татар теле — республиканың дәүләт коручы халкы теле" дигән норманы язарга тәкъдим итте. Сәясәт белгече Аббас Галләмов Татарстан депутатның бу тәкъдиме Путинның Русия дәүләтен коручы халык турындагы тәкъдименә җавап булып тора, дип фаразлады. Әмма Путин тәкъдиме кабул ителде, ә Татарстан депутатыныкы игътибарсыз калдырылды һәм канунга әйләнмәде.
  • 2018 елның җәендә Русия Думасы туган телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш дип раслады. "Мәгариф турындагы" федераль канунга тиешле төзәтмәләр кертелде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң башланды, рус булмаган милли телләр мәҗбүри мәктәп програмыннан төшерелеп калдырылды.
  • 2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау турындагы Конвенциянең киңәш комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтьләде. Экспертлар "милли азчылык телләренә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелми, ә рус теленең өстенлеге арта бара" дип борчылу белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG