Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Иран белән ике ил арасында җинаятьләргә каршы торучы эшче төркем төзү турында килешкән


Махса Әмини үлеменнән соң Иранда студентлар оештырган каршылык чарасы
Махса Әмини үлеменнән соң Иранда студентлар оештырган каршылык чарасы

Русия баш прокуроры Игорь Краснов вазгыятьне тышкы яктан тотрыксыз итәргә тырышучылар бар дип саный.

Русия баш прокуроры Игорь Краснов эш сәфәре белән Тәһранга баргач, Иран һәм Русиягә "янаган куркынычлар" бер-берсенә охшаш дип белдергән һәм ике ил арасында хезмәттәшлек програмы имзалаган, җинаятьләргә каршы торучы эшче төркем төзү турында килешкән. Бу хакта "Дождь" хәбәр итә.

Краснов әйтүенчә, Иранга да, Русиягә дә экстремизм, террорчылык, кибер-җинаятьләр, наркотик һәм кораллар белән канунсыз сәүдә итү һәм башка "куркыныч криминаль һөҗүмнәр" өлкәсендә охшаш куркыныч яный.

Краснов "дәүләт эчендәге вазгыятьне тышкы яктан тотрыксыз итәргә, киңкүләм тәртипсезлекләр өчен нигез тудырырга тырышуларына каршы тору" - аеруча актуаль мәсьәлә дип белдергән.

"Русиянең моның белән очрашканы булды һәм безнең илдә минем уйлавымча, мондый күренешләргә, шул исәптән мәгълүмати җинаятьчелеккә нәтиҗәле каршы торырга мөмкинлек бирүче кануннар һәм билгеле бер тактика бар", дип белдергән Русия баш прокуроры Иранның мәхкәмә хакимияте башлыгы Голям Хосейн Мохсени Эжеига.

  • Сентябрь уртасында Иранда Махса Әмини үлеменнән соң, каршылык чаралары башланган иде.
  • Кызны хиҗабын тиешенчә кимәве өчен Тәһранда әхлак полициясе тоткарлады. Полиция бүлекчәсеннән аны хастаханәгә озаттылар, берничә көннән соң Әмини үлде. Туганнары моңа полициянең кыйнавы сәбәпче дип саный. Хакимиятләр исә кыйнау булмады ди.
  • Бу хәлдән соң меңләгән кеше протест белдерергә чыкты, илдә тоткарлаулар башланды.
  • 8 декабрьдә Иран хакимиятләре протест чараларында катнашкан беренче кешене җәзалап үтерде, 12 декабрьдә тагын бер кешегә үлем җәзасы бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG