Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европарламент Сахаров бүләген украин халкына бирде


Европарламент рәисе Роберт Метсола бу бүләкнең бөтен украиннарга бирелүен искәртте. "Сугышучыларга, качарга мәҗбүр булучыларга, туганнарын һәм якыннарын югалтучыларга. Украинаның батыр халкы  бирешмәячәген беләм", диде ул. 

Кеше хокукларын яклау өлкәсендә ел саен бирелә торган Андрей Сахаров исемендәге бүләккә фикер иреге һәм кеше дәрәҗәсен яклавы өчен украин халкы ия булды.

Бүләкне тапшыру тантанасы Страсбургта узды. Бүләкне Украинаның сивил активистларына тапшырдылар. Украина президенты Владимир Зеленский тантанада видео-элемтә аша катнашты.

Чарага җыелучылар үз җирләрен яклап һәлак булган украиннарны бер минут тынлык белән искә алды.

Европарламент рәисе Роберт Метсола бу бүләкнең бөтен украиннарга бирелүен искәртте. "Сугышучыларга, качарга мәҗбүр булучыларга, туганнарын һәм якыннарын югалтучыларга. Украинаның батыр халкы бирешмәячәген беләм", диде ул.

Шулай ук ул Украина халкының үз ватаннарын гына түгел, Европаның хокук һәм демократия кыйммәтләрен дә яклавын әйтте.

  • Сахаров исемендәге "Фикер иреге өчен" бүләге Европа парламенты тарафыннан 1988 елда булдырылды. Ул совет физигы, Совет берлегендә хокук яклау хәрәкәте лидерларының берсе, 1975 елда Нобель бүләге алган Андрей Сахаровка багышланган.
  • 2021 елда Сахаров бүләгенә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный лаек дип табылган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG