Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйга бирелгән Сахаров бүләген аның кызына тапшырачаклар


Алексей Навальный кызы Дарья белән
Алексей Навальный кызы Дарья белән

Бүләкне тапшыру Европарламентның Страсбургтагы пленар утырышында узачак. Русия оппозиционерына Сахаровның “Фикер иреге өчен” премиясен Европарламент 20 октябрьдә биргән иде.

Русиянең оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйга "Фикер иреге өчен" бирелгән Сахаров премиясен бүген, 15 декабрьдә кызы Дарьяга тапшырачаклар. Бүләкне тапшыру Европарламентның Страсбургтагы пленар утырышында узачак. Анда Навальныйның якын көрәштәше Леонид Волков та булыр дип көтелә.

Оппозиционер үзе тантанада катнаша алмый, чөнки ел башыннан Владимир өлкәсенең Покров шәһәрендәге төзәтү колониясендә тотыла. Ул "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды.

Русия оппозиционерына Сахаровның "Фикер иреге өчен" премиясен Европарламент 20 октябрьдә "ирек, демократия һәм кеше хокуклары өчен көрәштә батырлыгы өчен" дип биргән иде. 21 октябрьдә Путин сүзчесе Дмитрий Песков Европарламентның Навальныйга Сахаров премиясен бирү карарына үз фикерен әйтте.

"Мондый карарларны хөрмәт итәргә безне беркем дә мәҗбүрили алмый" диде ул. Кремль вәкиле премия бирү турындагы карарны кабул итүчеләр "дөреслеккә туры килә торган мәгълүматка ия түгел" дип фаразлаган, әмма нәрсәне күз уңында тотуын аңлатмаган. Тышкы күзләү хезмәте башлыгы Сергей Нарышкин бүген "Аргументы и факты" газетасында чыккан әңгәмәсендә Алексей Навальныйның агулануын Көнбатышның Русиядә "киңкүләм каршылык хәрәкәтенә илһамландыру" өчен оештырган уңышсыз операциясе дип атаган.

Тышкы күзләү хезмәте башлыгы сүзләренчә, хәзерге вакытта "АКШ һәм Европа берлеге илләренең күзләү берлегендә халыкның "Берлин пациентына" кызыксынуы кимүен танырга мәҗбүрләр" һәм "аңа яңа алмаш эзли башлаганнар инде". Шулай ук ул Берлинга җибәрелгәннән соң Навальный анализларында агулаучы матдә эзләре табылуы турында Мәскәүнең "аңлаешлы аңлатмалар" көтүен белдергән. Навальныйның Русиядә тапшырган анализларында алар юк иде, дип белдергән Нарышкин.

2020 елның 20 августында Навальный аңсыз хәлдә Омски хастаханәсенә китерелде. Оппозиционерның көрәштәшләре аны билгесез матдә белән агуларга мөмкин булуларын әйткән иде. Әмма хастаханәдә сәясәтченең организмында агулар табылмады, комага ул матдәләр алмашы бозылу сәбәпле киткән, дип ышандырганнар иде.

22 август көнне иртән Германиядән махсус очкыч җибәреп, Навальныйны Берлинга эвакуацияләделәр. Аны "Шарите" һоспиталенә китерделәр, белгечләр сәясәтченең организмында "Новичок" төркеме агуы эзләре тапты. Соңрак моны Франция һәм Швециядәге лабораторияләр һәм "Химик коралны тыю оешмасы" (ОЗХО) да раслады. Мәгълүмат чаралары һәм Навальный такымының тикшеренүләренә күрә, агулануга Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләренең катнашы булуы бар. Соңрак Навальный ФСБ хезмәткәрләренең берсенә шалтыратты һәм ул үзенең мондый операциядә катнашуын таныган дипхәбәр ителде.

Русия хакимиятләре Навальныйны агулауга катнашы булуларын кире кага, кайбер түрәләр агулануны да инкарь итә. Тикшерү комитеты җинаять эше ачудан баш тарткан иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG