Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хастаханәләрендә һәм социаль оешмаларында битлек кию мәҗбүри булачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

5-11 декабрь аралыгында республикада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемик чиктән 82,1 процентка арткан.

Бүген, 15 декабрьдән башлап Татарстанда медицина оешмаларында эшләүчеләргә һәм анда килүчеләргә битлек кию мәҗбүри булачак, бу дәүләт хастаханәләре һәм поликлиникаларына да, хосусыйларына да кагыла.

Шулай ук балалар һәм өлкәннәр тәүлек әйләнәсе кала торган мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында эшләүчеләргә дә мәҗбүри битлек кию тәртибе кертелә.

Әлеге карарны Татарстан Роспотребнадзоры җитәкчесе Марина Патяшина имзалаган, документ бүген оешманың сайтында чыкты.

Документта әйтелгәнчә, 5-11 декабрь аралыгында, бер атна эчендә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемик чиктән 82,1 процентка арткан. 3-6 яшьлек балалар арасында чамадан тыш арту 21,8 процент, 7-14 яшьлекләр арасында - 17,8 процент диелә. 15 яшьтән өлкәнрәкләр арасында исә эпидемик чиктән 2,3 мәртәбә артыграк кеше авырган.

Аерым алганда, Татарстан Роспотребнадзоры чыгарган карарга ярашлы, кешеләргә стационар хастаханәләргә бару тыела. Бары тик авыр хәлдәге һәм ятып чирләүче кешеләрне карарга кирәк булганда гына рөхсәт ителә.

Бакчаларда һәм мәктәпләрдә авыру сәбәпле балаларның 20 проценты килмәсә, укыту туктатып торыла.

Шулай ук Татарстанда медицина һәм белем бирү оешмаларын, җәмәгать транспортын дезинфекцияләү тәртибе көчәйтеләчәк диелә.

  • Татарстанда мәҗбүри битлек кию тәртибе җәй башында гамәлдән чыгарылган иде. Covid-19 белән авыручылар кимү сәбәпле, республиканың оператив штабы җәмәгать урыннарында мәҗбүри битлек киюне туктатып торырга дигән карар кабул итте.
  • Аңарчы Татарстанда битлек кию тәртибе коронавирус пандемиясе сәбәпле ике ел элек – 2020 елның 18 апрелендә гамәлгә керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG