Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан түрәләрен эштән җибәрергә ярамаячак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Депутатлар республика канунын бертавыштан кабул итте.

Татарстан дәүләт шурасы "Татарстанның дәүләт сивил хезмәте турындагы" канунга төзәтмәләрне хуплады. Утырышта документны "Бердәм Русия"дән депутат Николай Рыбушкин тәкъдим итте.

Документ мобилизация кысаларында, яки ихтыяри буларак сугышка алынган дәүләт хезмәткәрләренә гарантияләр бирә, дип белдерде ул.

Мондый гарантияләр арасында түрәнең вазифасын саклап калу, хәрби хезмәттә кайткач алты ай эчендә еллык түләнә торган ял бирү, хәрби хәрәкәтләрдә катнашуын дәүләт хезмәтендәге стажга өстәү дә бар.

Депутатлар республика канунын бертавыштан кабул итте.

  • Элегрәк Татарстанның 13 депутатын мобилизацияләүләре хәбәр ителгән иде. Бу – Казан, Әлмәт, Менделеевски, Кама Тамагы, Чистай, Актаныш, Саба, Теләче, Баулы, Әгерҗе, Буа, Балык Бистәсе һәм Алексеевски районнарыннан берешәр депутат.
  • 7 ноябрьдә Украинадагы сугышка Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев киткән иде. Ул "Татар-информ" га әңгәмәсендә үзенең гаскәрдә хезмәт итмәвен, әмма Русиядә мобилизация игълан ителгәч "читтә кала алмавын" сөйләде.
  • Азатлык ачык чыганаклардан Украинадагы сугышта һәлак булучы татар-башкорт ир-егетләренең исемлеген туплый. Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 187, Башкортстаннан кимендә 281 кешенең үлеме теркәлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG