Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар-информ": Татарстанның 13 депутатын мобилизацияләгәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларның берсе хәрби хәрәкәтләр барган урынга җибәрелгән, җидесе сугыш барган урыннан ерак түгел хәрби бүлекчәләрдә. Бишесе Казан танк училищесында хәрби әзерлек уза диелә.

"Өлешчә мобилизация" кысаларында, Украинага каршы сугышу өчен Татарстаннан 13 депутат та чакырылган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Бу – Казан, Әлмәт, Менделеевски, Кама Тамагы, Чистай, Актаныш, Саба, Теләче, Баулы, Әгерҗе, Буа, Балык Бистәсе һәм Алексеевски районнарыннан берешәр депутат диелә.

Аларның берсе хәрби хәрәкәтләр барган урынга җибәрелгән, җидесе сугыш барган урыннан ерак түгел хәрби бүлекчәләрдә диелә. Бишесенең Казан танк училищесында хәрби әзерлек узуы әйтелә.

  • Русия президенты Владимир Путин "өлешчә" мобилизацияне 21 сентябрьдә игълан итте, 31 октябрьдә төгәлләнүен җиткерде. "Азат милләтләр" лигасы лидеры Руслан Габбасов мобилизациядә һәр төбәк үзен яхшы яктан күрсәтергә тырышчак, дип фаразлаган иде.
  • Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эше ачылудан курка. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан куркуын белдерә.
  • Хәрби-сәяси белгеч Юрий Федоров мобилизациянең тиешле нәтиҗәләр бирүенә ышанмый. Аның сүзләренчә, Украинадагы сугышта Русия, яраланучыларны да исәпкә алып, 150 мең хәрбиен югалткан. Путин мобилизация игълан итеп, Украинада Русия гаскәрен көчәйтергә, яңа бүлекчәләр булдырырга теләсә дә, офицерлар җитәрлек дәрәҗәдә түгел, ди Федоров. Аның сүзләренчә, хәрби училище курсантларына лейтенант исемен биреп мобилизацияләнүчеләр белән идарә итәргә җибәрәләр дигән мәгълүмат бар. Әмма олы яшьтәге кешеләр тәҗрибәсез лейтенантларны тыңлар урынына, киресенчә, үзләре алар белән идарә итәчәк, дип исәпли Федоров.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG