Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безне хәл беткәнче сугыша торган салкын кыш көтә". Белгечләр Украинадагы сугышны бәяли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Белгечләр Украинадагы сугышның хәлиткеч мизгеле язга таба башланыр, халык фикерендә үзгәрешләр – Яңа ел тирәсендә булыр дип фаразлый.

Русиядә мобилизация кампаниясе башка яссылыкка күчте. Хәзер ир-атларны метро станцияләре янында туктатып, өй подъездларында сагалап, тулай торакларда тотып, эш урыннарына килеп повесткалар тапшыралар. Русия думасында исә куәт оешмалары хезмәткәрләреннән һәм хәтта депутатлардан да броньны алу турында фикерләшә башладылар.

Узган атнада Русия президенты Владимир Путин Украинадагы сугышка җибәрелеп һәлак булган мобилизацияләнүчеләр турында белдерде. Ул фронтта мобилизацияләнгән 16 мең хәрби барлыгын әйтте. Беренче әзерлек 5-10 көн дәвам итә, аннары хәрби бүлгеләрдә 5-15 көнлек өйрәнүләр уза дип аңлатты ул.

Татарстанда да мобилизациянең ничек баруы турында каршылыклы хәбәрләр килә. Узган атнада Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның мобилизация планын үтәвен җиткерсә, 18 окбярьдә Татарстан хәрби комиссариаты мобилизациянең дәвам итүен белдерде.

Русиядә мобилизация ничек бара? Ул сугышка нинди йогынты ясаячак? Сугышның хәлиткеч вакытын кайчан көтәргә? Хәрби-сәяси белгеч Юрий Федоров һәм сәясәт белгече Дмитрий Орешкин шул хакта "Настоящее время"га сөйләгән.

Юрий Федоров мобилизациянең тиешле нәтиҗәләр бирүенә ышанмый. Аның сүзләренчә, Украинадагы сугышта Русия, яраланучыларны да исәпкә алып, 150 мең хәрбиен югалткан.

Юрий Федоров
Юрий Федоров

"Украина хәрби көчләре баш штабы хәбәрләренә караганда, Русия гаскәренең 65 мең кешесе үлгән. Күрәсең, "ДНР" һәм "ЛНР" дип аталган җирлекләрнең халык милициясе вәкилләренең үлеме дә исәпкә алынган. Моңа өстәп санитар югалтуларны, яраланып китүчеләрне яки дезертирларны, хәбәрсез югалучыларны санаганда, югалтулар саны ким дигәндә 130-150 мең кеше дип бәяләргә була. Бу Русия гаскәре өчен кире кайтарып булмый торган югалтулар. Моны зур акчаларга кызыктырып җәлеп ителгән ихтыярилар белән тулыландырып булмады. Шуңа күрә "өлешчә мобилизация" игълан ителде. Чынлыкта бу тулы мобилизация", ди ул.

Путин мобилизация игълан итеп, Украинада Русия гаскәрен көчәйтергә, яңа бүлекчәләр булдырырга теләсә дә, офицерлар җитәрлек дәрәҗәдә түгел, ди Федоров. Аның сүзләренчә, хәрби училище курсантларына лейтенант исемен биреп мобилизацияләнүчеләр белән идарә итәргә җибәрәләр дигән мәгълүмат бар. Әмма олы яшьтәге кешеләр тәҗрибәсез лейтенантларны тыңлар урынына, киресенчә, үзләре алар белән идарә итәчәк, дип исәпли Федоров.

Хәзерге вакытта Русия Украинага Беларус ягыннан һөҗүм ясарга мөмкин дигән фикерләр ишетелә. Моңа кадәр Беларус саклану министрлыгы 9 мең хәрбидән торган Русия гаскәре төркеме киләчәген белдерде.

Федоров Русиянең Украинаның төньяк өлешенә һөҗүм ясавына шикләнеп карый, чөнки украин хәрбиләре күперләрне шартлатты, миналар куйды дигән мәгълүмат бар.

"Путин Украина хәрби көчләрен төньяк чикләргә юнәлтү өчен шундый куркыту тудырмакчы була. Икенче яктан, ул Беларус президенты Александр Лукашенканы сугышта катнаштыру өчен кулларын бәйләп куя", ди хәрби-сәяси белгеч.

Сугыш озаккарак сузылган саен, халыкның фикере аз булса да үзгәрә башлады. "Левада" үзәге үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, русияләрнең яртысы курку, киеренкелек, моңсулык, ачу кабару кебек хисләр кичерә. Путинга сәяси йогынты ясар өчен тагын күпме кешене сугышка алырга кирәк? Сәясәт белгече Дмитрий Орешкин Путинның рейтингы төшә, ул хәрби хезмәтен тәмамлаучы солдатларга исәп тота дип саный.

Дмитрий Орешкин
Дмитрий Орешкин

"Путин тиешле сәяси нәтиҗәләрен алды инде. "Левада" үзәге дә Русия дөрес юлдан бара дип уйлаучы кешеләрнең индексы 6-7 процентка кимүен әйтте. Путинның рейтингы белән дә шундый ук хәл күзәтелә.

Икенче яктан, Путинга мобилизацияне көчәйтергә кирәкми, чөнки хәрби хезмәттәге солдатларның кайту вакыты җитә. Ә бу 127 мең кеше. Аларның алдында ике сайлау юлы куелачак: яисә син запаска алынып бер айдан сугышка алыначаксың, яисә контракт төзисең. Шуңа күрә ул 100 мең кешене болай да җыячак әле", ди ул.

Украинадагы сугышның ахыры, Путинның бу каршылыкта нинди юллары калды дигән сорауга, Орешкин хәлиткеч вакыйгалар турында кимендә яз башыннан гына сөйләп булачак ди. Шул ук вакытта ул Русиядә халыкның фикере Яңа ел тирәсендә үзгәрә башларга мөмкин дип исәпли.

"Кешеләрнең баш миенә телевизор аша бик оста итеп танклар белән йөреп уздылар. Путин тарафдарларының күпчелеге бу сугыш Русияне саклый, Путинның ниндидер планы бар, Русия җиңеп бара дигән фикер белән эш итә. Дөрес, ни өчендер гаскәр һаман да бер үк урында талпына. Шулай да тискәре хәбәрләр, санкцияләр нәтиҗәсендә эшсезлек, бәяләрнең үсүеннән соң кешеләр үз гаиләләре турында кайгыра башлаячак. Минемчә, фикер үзгәреше Яңа ел тирәсендә булыр. Кешеләрдә күңел кайту, ышаныч югалу башланачак. Менә шул вакытта барысы да ишелергә мөмкин.

Путин, атом коралын кулланудан кала, инде барысын да эшләде. Энергия станцияләренә, шәһәрләргә һөҗүм ясау – ресурсларның бетүе хакында сөйли. Әмма куркытып алу һәм Украина белән сөйләшүләр алып баруга күчү омтылышы бар.

Украинага һөҗүм ясау кыен. Шул ук вакытта Русиянең дә мөмкинлеге юк. Безне хәл беткәнче сугыша торган салкын кыш көтә. Русиянең шанслары начар түгел, чөнки ил зур, акча да, рекрутлар да күп. Шулай да Русия бер ялгызы һәм аның ышанычы кимегәннән кими бара. Украина артында яктылык күренә. Аларның үз-үзен яклавы аңлашыла. Безнең кешеләр табигый булмаган хәлләр баруын аңлый башлагач кына үзгәрешләр көтәргә була", дип саный Орешкин.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG