Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яшәүче ир Чаллыдагы хәрби сәнәгать оешмалары турында АКШ белән Украинага мәгълүмат җибәрмәкче булган


ФСБ хезмәткәрләре аңа кисәтү белдергән һәм җинаять эше белән янаган.

Татарстанда яшәүче ирне Чаллыдагы хәрби техника җитештерүче оешмалар турындагы мәгълүматны АКШ белән Украинага җибәрмәкче булганда тотканнар. Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Татарстандагы идарәсенә сылтама белән "Татар-информ" җиткерә.

ФСБ ачыклавынча, ир бу белешмәләрне АКШның Мәскәүдәге илчелегенә һәм Украина иминлек хезмәте җитәкчесенә кәгазь хат белән җибәрмәкче булган.

Аңа мондый гамәлләрнең ярамавы хакында, моның шымчылык рәвешендә дәүләткә хыянәт турындагы җинаять маддәсенә туры килүе турында рәсми кисәтү бирелгән диелә.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Татарстан белән Башкортстанда Украинага ярдәм итәргә теләүчеләргә җинаять эше белән янаулары яки аларны кулга алулары, хөкем итүләре турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.

Былтыр ноябрьдә Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстандагы идарәсе Ишембайда яшәүче 22 яшьлек егеткә Украина кораллы көчләре ягына күчәргә ниятләве өчен кисәтү белдергән иде.

Шул ук вакытта күптән түгел Минзәлә районында туган ирне Украина ягында сугышучы "Русия азатлыгы" легионына керергә тырышуы өчен дәүләткә хыянәт итмәкче булуда гаепләп тугыз елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Былтыр 19 июльдә Казанда Сергей Новиковны тоткарладылар. Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ул Украина ягында сугышучы, русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем – "Русия азатлыгы" легионы тарафдары. Янәсе ул Казан танк училищесына якын гына урнашкан Имәнлек (Дубравная) урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган. Ир хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә.

  • Апрель башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украина куәт структураларының республикага игътибарын арттырды дип белдерде. Аныңча, хәзерге вакытта Украина куәт структуралары Русиянең, шул исәптән Татарстанның транспорт инфраструктураларына һәм сәнәгать оешмаларына зур кызыксынуын күрсәтә.
  • Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Татарстанда дроннар һөҗүменә әзер торырга чакырды
  • 2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Беренче дрон Түбән Каманың ТАНЭКО ширкәтенә төшкән. Тагын ике дрон "Алабуга" икътисади зонасы җирлегенә очып килгән иде.
  • Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.
  • Татарстанга дроннарның килүе чынлап та моның белән генә төгәлләнмәде. 17 апрель көнне якынча 11:20 сәгатьтә Татарстан өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән иде.
  • 11 апрельгә каршы төндә исә Мордовиядә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Хәрби күзләү ветераны, полковник Рөстәм Клупов Мордовиядә бәреп төшерелгән дроннар Казанның хәрби объектларына очкан булырга мөмкин, дип белдергән иде.
  • Күптән түгел Казан түрәләре гадәттән тыш хәлләр булганда шәһәр метросының ун станциясе яшеренү өчен яраклы, дип хәбәр итте. Шул ук вакытта "Әмәт" станциясе качу өчен яраксыз дип табылган, чөнки ул җир өстендә урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG