Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшәүче егеткә Украина ягында сугышырга ниятләве өчен ФСБ кисәтү белдергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

22 яшьлек егеткә шулай ук дәүләткә хыянәт турында җинаять эше ачу белән дә янаганнар диелә.

Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе Ишембайда яшәүче 22 яшьлек егеткә Украина кораллы көчләре ягына күчәргә ниятләве өчен кисәтү белдергән. Бу хакта оешманың матбугат хезмәтенә сылтама белән РБК җиткерә.

Куәт оешмалары вәкилләре мәгълүматынча, 2023 елның гыйнварында егет Украина ягында сугышырга ниятләвен белдергән. Бу гамәлләре дәүләткә хыянәт өчен шартлар тудырган, дип искәртелә.

"Җинаять кылуны булдырмас өчен, әлеге зат ниятләрен тормышка ашырырга ярамавы һәм бу гамәлләрне дәвам итсә җинаять җаваплылыгына тартылачагы турында кисәтелде", дип хәбәр иткәннәр Башкортстан ФСБсында.

РБК язуынча, май аенда Башкортстанда яшәүчеләргә мондый кисәтүне ике тапкыр ясаганнар. Дәүләткә хыянәт турында җинаять эше белән Уфада яшәүче 38 яшьлек иргә һәм Аургазы районындагы 20 яшьлек егеткә янаганнар. Алар икесе дә Украина ягына күчмәкче булган диелә.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шул вакыттан бирле Башкортстанда гына түгел Татарстанда да Украинага күчәргә теләүчеләр турында хәбәрләр булып тора.
  • Быел август аенда Белгород өлкәсендә Украина белән чикне үтеп, Украинаның "Русия азатлыгы" легионына керергә ниятләгән Татарстан егетен тоткарлаганнар иде. Аңа дәүләткә хыянәт итмәкче булу һәм террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу турында җинаять эше ачылды.
  • 19 июльдә Казанда Сергей Новиковны тоткарладылар. Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ул Украина ягында сугышучы, русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем – "Русия азатлыгы" легионы тарафдары.
  • Янәсе ул Казан танк училищесына якын гына урнашкан Имәнлек (Дубравная) урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган. Ир хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG