Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Казанда "Русия азатлыгы" легионы тарафдарын тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Куәт оешмалары вәкилләре белдергәнчә, 30 яшендәге ир Казан танк училищесына якын гына урнашкан Дубравная урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган. Ул хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә.

Казанда Украина ягында сугышучы, русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем – "Русия азатлыгы" легионы тарафдары дип шикләнелгән кеше тоткарланган. Бу хакта Baza ​ һәм SHOT Telegram-каналлары хәбәр итә.

Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре Легионга кергән 30 яшьлек ирнең эзенә апрель аенда төшкән диелә. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, ул Казан танк училищесына якын гына урнашкан Дубравная урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган. Ир хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә.

Булачак һөҗүмнәргә мөстәкыйль әзерләнгән, ирнең өендә шартлаткыч ясау өчен кирәк-яраклар табылуы әйтелә.

Каналлар язуынча, "Террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу" турында җинаять эше ачылган. Baza исә ирнең моңа кадәр "нәфрәт уяту" маддәсе нигезендә хөкем ителгән булуын искәртә.

Моңарчы Украина ягында сугышучы Русия ватандашларыннан торган Урыс ихтыяри корпусы һәм "Русия азатлыгы" легионы берничә тапкыр Белгород өлкәсенә үтеп керде.

  • Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия төбәкләреннән даими рәвештә хәрби комиссариатларга, җирле хакимият биналарына ут төртүләре, тимер юлларда диверсияләр турында хәбәрләр килә. Соңгычына килгәндә, моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар.
  • Былтыр октябрьдә Казанда Совет районы Журналистлар урамындагы хәрби комисcариатка ут төртергә тырышканда 11нче сыйныф укучысы тоткарланган иде. Ул хәрби комиссариатка таба ике "Молотов коктейле" ыргыткан, әмма шешәләр тимәгән диелде. Комиссариат дивары янындагы үләнгә генә ут капты. Кыз үз гамәлләрен сугышка һәм Татарстан егетләрен мобилизацияләүгә каршы булуы белән аңлатты.
  • Бу гамәле өчен аны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр.
  • 18 майга каршы төнгә Казанның Совет районындагы Дәрвишләр бистәсе станциясе тирәсендә билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төрткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG