Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәхкәмәсе хәрби техника яндырырга әзерләнү эше нигезендә Сергей Новиковны сак астына алган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сергей Новиковны кичә, 19 июльдә тоткарладылар. Янәсе ул Казан танк училищесына якын гына урнашкан Дубравная урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган. Ир хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе террорчы оешмада катнашуда шикләнеп, Сергей Новиковны 18 сентябрьгә кадәр сак астына алган. Бу хакта "Реальное время" җиткерә.

Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ул Украина ягында сугышучы, русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем – "Русия азатлыгы" легионы тарафдары. Русиядә бу оешма террорчы дип табылды.

Сергей Новиковны кичә, 19 июльдә тоткарладылар. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, ул Казан танк училищесына якын гына урнашкан Дубравная урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган. Ир хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә. Булачак һөҗүмнәргә мөстәкыйль әзерләнгән, ирнең өендә шартлаткыч ясау өчен кирәк-яраклар табылуы әйтелә.

Сергей Новиков моңа кадәр "нәфрәт уяту" маддәсе нигезендә хөкем ителгән булуын искәртә. Хәзер тикшерүчеләр аңа террорчы оешмада катнашу турында җинаять эше ачты, ирне 10 елдан 20елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

  • "Русия азатлыгы" легионын Русиядә террорчы дип быел март аенда таптылар.
  • Русия тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, "Русия азатлыгы" легионы 2022 елның мартында, Украина президенты Владимир Зеленский кушуы белән төзелгән. Янәсе бу Русиядән ихтыяриларны табып, аларны Украина ягында сугыштыру, ә алга таба "Русиядә террактлар кылып, үзәк хакимиятне бәреп төшерү" өчен эшләнгән
  • Моңарчы Украина ягында сугышучы Русия ватандашларыннан торган Урыс ихтыяри корпусы һәм "Русия азатлыгы" легионы берничә тапкыр Белгород өлкәсенә үтеп керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG