Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда дроннар һөҗүменә әзер торырга чакырды


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Мөхәммәтшин сүзләренчә, сугыш барган чакта бу хәл дәвам итәргә мөмкин.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада пилотсыз очкычларның яңа һөҗүменә әзер булырга тиешләр дип саный. "Кызганыч, пилотсыз очкычлар безгә кадәр дә очып килүенә әзер булырга кирәк", дигән ул парламент утырышында.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны хакимиятләр шулай атый - ред.) барган чакта бу хәл дәвам итәргә мөмкин.

"Без куркыныч җитештерү, эре җитештерү оешмаларын саклау өчен акча түктек. Бу җиһазларның эшенә комачау итә торган зондлар сатып алуга акча бирелде", дигән ул.

Элегрәк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүменнән оешмалар үзләре сакланырга тиеш, дигән иде.

"Ракеттан саклану чаралары эшләр дип көтеп торырга кирәкми, аның башка бурычлары бар. Һәр оешма, һәр шәһәр, һәр муниципалитет - без моны үз көчләребез белән хәл итәргә тиеш. Иптәшләр, уяныгыз, үзебез сакламасак безне беркем сакламас!", диде президент.

2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Беренче дрон Түбән Каманың ТАНЭКО ширкәтенә төшкән. Тагын ике дрон "Алабуга" икътисади зонасы җирлегенә очып килгән иде.

Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.

Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.

  • Татарстанга дроннарның килүе чынлап та моның белән генә төгәлләнмәде. 17 апрель көнне якынча 11:20 сәгатьтә Татарстан өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән иде.
  • 11 апрельгә каршы төндә исә Мордовиядә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Хәрби күзләү ветераны, полковник Рөстәм Клупов Мордовиядә бәреп төшерелгән дроннар Казанның хәрби объектларына очкан булырга мөмкин, дип белдергән иде.
  • Күптән түгел Казан түрәләре гадәттән тыш хәлләр булганда шәһәр метросының ун станциясе яшеренү өчен яраклы, дип хәбәр итте. Шул ук вакытта "Әмәт" станциясе качу өчен яраксыз дип табылган, чөнки ул җир өстендә урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG