Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Важные истории": Украинадагы сугышта Русиянең кайтаргысыз югалтулары 90 мең кешедән артып китте


Башкортстан хәрбие Дмитрий Иванов белән хушлашу
Башкортстан хәрбие Дмитрий Иванов белән хушлашу

Кайтаргысыз югалтуларга һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар, яралардан үлгәннәр яки яраланганнан соң хәрби хезмәткә кайта алмаучылар керә.

Украинадагы сугышта Русия гаскәренең кайтаргысыз югалтулары 90 мең кешедән артып киткән. Бу хакта ике чыганагына — ФСБ хезмәткәренә һәм Русия махсус хезмәтләренең элекке офицерына — сылтама белән "Важные истории" басмасы хәбәр итә.

Кайтаргысыз югалтуларга һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар, яралардан үлгәннәр яки яраланганнан соң хәрби хезмәткә кайта алмаучылар керә.

Басма чыганаклары биргән мәгълүмат элегрәк АКШ һәм Британия саклану министрлыклары биргән бәяләмәләргә якын.

Августта АКШ саклану министрлыгында сугыш башыннан Русиянең 70-80 мең хәрбие һәлак булган яки яраланган дип белдергәннәр иде. Сентябрьдә исә Британия саклану министры Бен Уоллес Русия хәрби көчләренең гомуми югалтулары 80 мең кешедән артык, аларның якынча 25 меңе һәлак булган дип әйтте.

Русия саклану министрлыгы үзенең югалтулары турында өч мәртәбә генә хәбәр итте. Соңгы тапкыр 21 сентябрьдә, Русиядә мобилизация игълан ителгәч. Ул чакта саклану министры Сергей Шойгу Украинага каршы сугышта Русиянең 5937 солдаты һәлак булды дигән иде.

Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларга күрә, 7 октябрьгә Украинадагы сугышта катнашкан 7184 русияленең үлүе билгеле, дип хәбәр итте ВВС-ның урыс хезмәте һәм "Медиазона".

Украина кораллы көчләренең баш штабы исә 12 октябрь иртәсенә Русиянең 63 меңнән артык хәрбие һәлак булды, дип белдерә.

Азатлык та ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларга таянып, Украинада һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләренең исемлеген алып бара. Бүгенгә анда Татарстаннан – 143, Башкортстаннан - 224 кешенең исеме бар. Чынлыкта корбаннар саны күпкә зуррак булырга мөмкин. Идел буе төбәкләре арасында иң зур югалтулар – Башкортстанда.

  • Күптән түгел җәмәгать һәм дин эшлеклесе, тәрҗемәче Ишморат Хәйбуллинның Радий Хәбировка мобилизацияне туктатуны сорап язылган мөрәҗәгате таралды. "Без хәрби низагларда катнашмасак та, акрынлап үлеп барабыз. Моны аңлау өчен авылларга бару һәм ташландык йортларга игътибар итү дә җитә. Авыллар бушау белән милли тәңгәллек тә югала: хәзер хәтта авылларда да башкорт һәм татар теле азрак ишетелә. Башкортстанда мобилизация туктатылсын өчен сез ни дә булса эшләргә тиеш" диелде анда.
  • Мөрәҗәгать авторы Украинада югалтулар саны белән Башкортстан Идел буе төбәгендә беренче урында баруын телгә ала, югалтуларның зур өлеше башкортлар яшәгән Урал арты районнарына карый ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG