Accessibility links

Татарстан контрактчыларыннан "Батыр" дигән яңа батальон төзеләчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Яңа мотоукчы батальонны быел май аеннан июнь аена кадәр төзиячәкләр. Анда Татарстан ирләре генә түгел, теләсәләр башка төбәкләрнең хәрбиләре дә кушыла алачак диелә. Батальонда 400дән артык кеше булачак. 

Татарстанның контракт белән хәрби хезмәткә кергән хәрбиләреннән яңа батальон төзеләчәк. Ул "Батыр" дип аталачак.

Яңа батальон Самар өлкәсендә оешачак, нигездә татарстаннардан торачак. Бу хакта Контракт белән хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сәфиуллин әйтте, дип яза "Татар-информ".

Яңа мотоукчы батальонны быел май аеннан июнь аена кадәр төзиячәкләр. Анда Татарстан ирләре генә түгел, теләсәләр башка төбәкләрнең хәрбиләре дә кушыла алачак диелә.

Батальонда 400дән артык кеше булачак. Сугышка киткәнче, башта Самар өлкәсендә хәрби әзерлек үтәчәкләр.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Татарстанда "Алга" һәм "Тимер" батальоннары оешкан иде. Узган елның көзендә Бахмут янында "Алга" батальонының тар-мар ителүе билгеле булды. Украиннар батальон җитәкчесе, "Шайтан" кушаматлы Тимур Абдрахмановны әсирлеккә алды.

  • Татарстанда ирләрне сугышка җибәрү төрле юллар белән алып барыла. Мәсәлән район газетлары аша реклам ясап. Район журналистлары фронт кырына тагын да күбрәк корбаннар җәлеп итүгә бар көчен куя.
  • Килешү нигезендә хезмәткә чакыручы игълан район газетларының беренче битендә үк, өчтән бер өлешенә урнаштырыла. Аннан тыш, газетның арткы яки урта битләренә дә игъланнар куелырга мөмкин. Әлбәттә, алар татарчага тәрҗемә ителгән һәм "Ил безгә ышана", "Безнең артта ил" һәм башка шуның ише өндәмәләр белән бирелә.
  • Шулай ук районның хәрби бүлекчә җитәкчеләре, контракт белән хезмәт итүчеләр, шундый хезмәткә җыючылар белән әңгәмәләр дә басыла. Алар акча белән кызыктыруга яки "чын ир булсаң, раслап күрсәт" дигән манипуляциягә корылган.
  • 2023 елда Татарстанда хәрби комиссариатлар тугыз меңнән артык кеше белән контракт имзалаган. Контракт төзүчеләр арасында республикада яшәүчеләр дә, чит илләрдән, шул исәптән БДБ илләреннән килүчеләр дә бар диелә.
  • Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
  • Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә бу сугышта һәлак булучылар саны Татарстаннан кимендә 1545 кешегә, Башкортстаннан кимендә 1955 кешегә җитте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG