Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби комиссариат: Татарстанда мобилизация дәвам итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Котин республикада мобилизациянең кайчан төгәлләнәсен һәм резервтагы ничә татарстанлының чакырылачагын әйтмәгән, моны эчке кулланылыш өчен каралган мәгълүмат дигән.

Татарстанда "өлешчә мобилизация" дәвам итә, дип белдергән "Коммерсантъ"ка Татарстан хәрби комиссариатының ватандашлар белән эш бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Котин.

"Хәрби бурычлылар резервына карап, һәр төбәккә мобилизация бурычы куелган. Һәр төбәктә төрле хәрби бүлекчәләр төзелә. Шуңа күрә шәхси составның саны да төрлечә таләп ителә", дип аңлаткан ул Татарстанда мобилизациянең ни өчен дәвам итүен.

Котин республикада мобилизациянең кайчан төгәлләнәсен һәм резервтагы ничә татарстанлының чакырылачагын әйтмәгән, моны эчке кулланылыш өчен каралган мәгълүмат дигән.

Күптән түгел Казан танк училищесында Украинадагы сугышка җибәрү өчен өч мотоукчы полкы һәм ике артиллерия дивизионы оештырулары хәбәр ителгән иде.

Кичә, 17 октябрьдә Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәрдә мобилизациянең төгәлләнүен белдерде. Әмма юристлар русияләргә президент Владимир Путинның мобилизация тәмамлану турында фәрман имзалавын көтәргә киңәш итә, бу фәрман булмый торып, халык мобилизация тәмамлануга өметләнмәсен ди.

  • Русиядә "өлешчә мобилизация" 21 сентябрьдә игълан ителгән иде. Саклану министры Сергей Шойгу резервтагы 300 мең хәрбинең чакырылачагын әйтте.
  • Узган атнада Русия президенты Владимир Путин "якынча ике атна эчендә бөтен мобилизация чаралары төгәлләнәчәк" дигән иде.
  • 14 октябрьдә Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның мобилизация планын үтәвен җиткерде. "Безнекеләр – алгы сафта", диде ул.
  • Алтай республикасының хәрби комиссары сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада "өлешчә мобилизация" кысаларында бер генә кеше дә чакыртылмаган. Хәрби комиссариатлар "повестка" җибәреп, хәрби бурычлылар турындагы мәгълүматларны гына барлый диелә. Росстат мәгълүматынча республикада 221 559 кеше яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG