Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның элекке депутаты Чанышевадан YouTube-тагы видеоны сөртүен таләп итә


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Андрей Носков "Ач торучылар һәм депутат Носков - ишек алдын кем яулап алыр" дигән роликны ошатмаган. Әмма мәхкәмә аның дәгъвасын канәгатьләндергән очракта видеоны ничек сөрттерәсен аңламый: Чанышева изоляторда утыра, аңа интернетка керергә рөхсәт юк.

Уфа шәһәр шурасының элекке депутаты Андрей Носков Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, тикшерү изоляторында тотылучы Лилия Чанышеваны мәхкәмәгә биргән.

Носков аннан YouTube-тагы видеоны сөртүен таләп итә. Әмма мәхкәмә бу таләпләрне ни рәвешле үтәтергә икәнен белми, дип хәбәр итә RusNews Telegram-каналы.

Утырышны 22 декабрьгә күчергәннәр. Мәхкәмә Носовтан тикшерү изоляторында утырганда, интернетка керү рөхсәт ителмәгән шартларда Лилия Чанышева мондый таләпне ничек үтәргә тиешлеген аңлатуын сораган.

Элекке депутат сөртеп ташлауны таләп итә торган ролик дүрт социаль челтәрдә урнаштырылган, әмма аларның икесе - Facebook һәм Instagram Русиядә томаланган.

"Ачлык тотучылар һәм депутат Носков - ишек алдын кем яулап алыр" ("Голодающие vs депутат Носков - кто отвоюет двор") исемле роликны ВКонтакте һәм YouTube-тан гына сөртеп булачак, әмма Чанышева моны ничек эшләргә тиеш - мәхкәмәгә аңлашылмый, диелә хәбәрдә. Видеоны әле дә YouTube-та карап булуы искәртелә.

  • 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Лилия Чанышеваны ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты озайтылды. Соңгы мәртәбә 7 ноябрьдә озайттылар, ул изоляторда киләсе елның 3 февраленә кадәр калачак.
  • Быел сентябрь ахырында Чанышевага өч җинаять маддәсе нигезендә гаепләү белдерделәр: экстремизмга чакыру, ватандашларның хокукларын бозучы оешма төзү һәм вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу.
  • Сак астында тотылса да, ул иҗтимагый эшчәнлек алып баруын дәвам итә. Әйтик тикшерү комитетыннан тоткын хатын-кызларга туганнарына шалтыратуны рөхсәт итүен таләп иткән иде.
  • Сентябрь башында исә тикшерү изоляторы кибетендәге бер үк ризыклар төрле бәяләрдән сатыла дип, прокуратурага мөрәҗәгать итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG