Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров юлламасы: Украина сугышында Башкортстанның "батырлыгын" күрсәтү, мактану һәм башкорт телен "оныту"


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров еллык юллама белән чыгыш ясый, Уфа, 15 декабрь 2022
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров еллык юллама белән чыгыш ясый, Уфа, 15 декабрь 2022

Белгечләр Башкортстан башлыгының юлламасы Мәскәү кушуы белән "дөрес" итеп язылган дип саный. Аның нигезендә мактану гына ята дип әйтүчеләр дә бар.

15 декабрь Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика Корылтаенда еллык юллама белән чыгыш ясады. 41 минут дәвам иткән нотыкта ул Русиянең Украинага каршы алып барган сугышында Башкортстанның нинди өлеш кертүе, "күмәк Көнбатыш"ка каршы көрәшүләре турында сөйләде. Шул ук вакытта Хәбиров кискен мәсьәләләргә кагылмады, башкорт теле проблемына да тукталмады. Юллама икътисади үсеш күрсәтү һәм вәгъдәләрдән торды. Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә гаҗәпләнгән халыкның тәнкыйте сөртелә барды. Азатлык Башкортстан башлыгы чыгышына күзәтү ясады һәм белгечләр белән сөйләште.

Башкортстанның "нацизмга" каршы көрәшүе һәм төрле вәгъдәләр

Хәбиров үз юлламасын Украинадагы сугыш темасыннан башлады. Ул Русиянең "күмәк Көнбатыш" белән көрәшүен, басым астында яшәвен, моңа кадәр күрелмәгән санкцияләр кертелүен телгә алды. "Безнең белән аерым рухи көч" идарә итә, Владимир Путин Русиянең "дөньяда абруен" күтәрә дип искәртте.

"Бүген Русия хәрбиләре дөньяны нацизмнан саклый, Русия өчен көрәшә. Алар арасында безнең республикадан меңнәрчә мобилизацияләнгәннәр, ихтыярилар, Русия каһарманнары, Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге башкорт батальоннары. Киләсе атнада милли каһарманыбыз Салават Юлаев исемен йөрткән өченче батальонны озатачакбыз", диде ул.

Аның сүзләренчә, Башкортстан белән Донбассны аерым элемтәләр бәйли.

"Хәзер хәрби югалтуларсыз булмый торган авыр хәрби каршылык бара. Без республика белән ятып калган якташларыбызның кайгыларын уртаклашабыз", диде ул, ләкин үлемнәр санын әйтмәде. Бары тик сугышта үлеп, Русия каһарманы исемен алган хәрбиләрне генә санап чыкты.

Ул арада чыгышы белән Башкортстаннан булган Украинадагы сугышта үлемнәре расланган кешеләрнең инде 280нән артты. Азатлык аларны бер исемлеккә теркәп бара. Бу әле без теркәгәннәре генә.

Юлламага "махсус операциядә" катнашучыларның якыннары чакырылган иде. Үлгән хәрбиләрне ул бер минутлык тынлык белән искә алды.

Башкортстан башлыгы Донбасска һуманитар ярдәм җибәрелүен, Мариуполь һәм Красный Луч шәһәрләрендә дистәләгән торак, социаль, инженер һәм юл инфраструктурасы төзекләндерүен әйтте. Шул ук вакытта республиканың социаль-икътисади програмнарына өстәмә акча табу бурычын куйды.

Хәбиров Башкортстан сугыш шартларында да социаль-икътисади тотрыклы үсештә дип күрсәтергә тырышты. Узган ел республика сәнәгате 8 процентка, быелның 10 аенда 2,8 процентка артты ди ул. Русиядә сәнәгать сәясәтен нәтиҗәле тормышка ашыруда Башкортстан беренче урында бара диелде. Уртача хезмәт хакы республикада 50 мең сумга якынлашуын әйтте.

Хәбиров рекордлы саннар китерү белән мавыкты. Быел 5 млн тонна ашлык җыеп алулары турында әйтте. Уфаның 450 еллыгын (2024 елда) "лаеклы төстә" билгеләп үтәчәкләрен белдерде. Авыл укытучыларына грантлар санын 150гә арттырырга вәгъдә бирде. Киләсе елда торак алып алданучылар проблемын хәл итәргә ышандырды.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров еллык юллама белән чыгыш ясый
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров еллык юллама белән чыгыш ясый

Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация университетын берләштереп Уфа фән һәм технологияләр университеты турында әйтте. 2030 елда ул 50 мең студентны берләштерәчәк, елына 12 млрд сум керем китерәчәк диде.

2023 ел – кече ватан өчен файдалы гамәлләр елы дип игълан ителде. Ул һәркемне үз авылларына ярдәм итәргә чакырды.

Шул ук вакытта юллама вакытында башкорт теле, мәдәнияте турында бер сүз әйтелмәде. Узган елларда Куштау кебек кискен мәсьәләләргә кагылса, быел мондый темалар күтәрелмәде.

Социаль челтәрләр: Хәбиров сүзләренең киресе яңгырый

Юллама социаль челтәрләрдә Башкортстанның рәсми аккаунтларында трансляцияләнде. Хәбировның үз битендә куелган кайбер тәнкыйтьләр сөртелеп баруын да күрергә мөмкин иде.

"Тирәнрәк, киңрәк һәм ялкынлырак (чыгыш) булуын көткән идек. Әмма Юлламаның тезгә куеп ясалганы күренеп тора..." дип язды Рәшит Ялалов. Соңрак бу комментар юкка чыкты.

Сорауларның кискен яңгырамаганнары гына сакланып калды. Аларның кайберләренә "ЦУР Башкортстан" үзәге дә җавап бирде.

Шул ук вакытта социаль челтәрдә язган кешеләр Радий Хәбиров әйткән сүзләрнең киресе эшләнүен язып торды.

Башкортстан башлыгы Башкортстан хастаханәләрендә "кызыл зоналар" һәм ковид һоспитальләренең булмавын әйтте. Бу эшне фәкать дүрт йогышлы чирләр үзәге башкара диде. Комментарлар калдырган кешеләр бу һоспитальләрдә урын калмавына зарланды.

"Октябрьски шәһәрендә инфекционка ачыгыз!!!! Туймазыда һоспиталь тулган!!!!" дип язды Елена Лысенкова.

Мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары 20 мең сумлык акча ала алмавын язды. Шул ук вакытта Хәбиров Яңа елга кадәр барлык түләүләр башкарылачагын вәгъдә итте.

Республикада уртача хезмәт хакы 50 мең сумга якынлашуы турында сүзләр дә халыкның ачуын чыгарды.

"Башкортстанда 2 294 078 кеше эшли ала торган хәлдә, ә эшсезләр – 77 800. Бүген сез чыгыш вакытында уртача хезмәт хакы 50 мең дидегез. Мондый саннарның кайдан килеп чыгуын тулырак сөйләгез әле", дип язды Заһир Телявгулов.

Социаль челтәрдәге комментарлардан ялгыз аналарның зарлары, коммуналь һәм торак мәсьәләре генә утырып калды.

"Башкортстанга түгел, Мәскәү өчен ясалган чыгыш бу"

Башкорт милли сәяси үзәге рәисе Руслан Габбасов Хәбировның юлламасы Мәскәү белән килештереп язылган дип саный.

"Әгәр ул сугыш темасын күтәрмәсә, "күмәк Көнбатыш", НАТО, "нацизм" кебер сугыш риторикасында чыгыш ясамаса, аны Мәскәүдә аңламаслар иде. Бу нотык федераль үзәк өчен әйтелгән дип уйлыйм.

Хәбиров сугышны хуплау сәясәте белән үз республикасын оныткан җүләр кеше кебек күренә башлады

Хәбиров нигездә социаль-икътисади мәсьәләләр хакында сөйләде. Минемчә, соңгы вакытта ул сугышны хуплау сәясәте белән үз республикасын оныткан җүләр кеше кебек күренә башлады. Мәскәү Кремле тугрылык таләп итсә дә, Башкортстанда да тәртип булуын сорый. Хәбиров моны бик соң аңлады. Ул вәгъдә иткән әйберләр дә сүздә калачак. Бюджет киселгән, акча җитми. Башкортстан моңа кадәр дә кредит алган иде. Ә Мәскәү финансларны азрак бирәчәк.

Башкорт теле мәсьәләсен күтәрелмәвенә килгәндә, бу әлеге сорауның аларны борчымавын күрсәтә. Ул беркайчан да башкорт теленә ярдәм итмәде. Бүген сугыш алып барылганда башкорт теле көн үзәгеннән төште.

Минемчә, бу чыгыш Мәскәү белән килештереп язылган. Анда нинди мәсьәләләрне күтәрергә ярый, нәрсә ярамавын әйтеп торалар", ди ул.

"Юлламада шикле мактану ята"

Сәясәт белгече, тарихчы Илнар Гарифуллин Башкортстан башлыгы бәя бирерлек чыгыш ясамады дип саный. Аныңча, юллама мактануга гына корылган.

Хәбиров чыгышында нигездә шикле мактану ята

"Хәбиров чыгышында нигездә шикле мактану ята. Ул Уфаның 450 еллыгы турында сөйләде. Хәзер бу датага багышлап төзелүче корылмалар туктап кала. Аларның үз вакытында төзелеп бетмәячәге аңлашыла. Мин 2007 елда Башкортстанның Русиягә кушылуына 450 еллыгын билгеләп үтүләрен искә төшерәм. Ул вакытта да күпчелек төзелеш эшләре өлгертелмәде. "Рәхим" мәчете әле һаман да төзелеп бетмәде. Монда да шундый ук хәл булуы ихтимал.

Башкортстан башлыгы авыл хуҗалыгы 5 млн тонна ашлык җыеп алдык дип белдерде. Күпчелек белгечләр фикеренчә, бу ялган саннар. Мондый уңыш булуны бернинди факт та расламый. Соңгы елларда чәчү мәйданнары кимеде. Авыл хуҗалыгы министры мәгълүматынча, ашламалар куллану да азайды. Быел көз яңгырлы булды. Шул сәбәпле уңышның хәтсез өлеше басуларда калды. Якташлар сөйләвенчә, көнбагышны хәзер генә җыеп йөриләр. Бу 5 млн тоннаны җыеп бетерә алмауларын күрсәтә.

Башкорт теле темасы әкрен генә көнүзәк мәсьәләдән китте

Уфа фән һәм технологияләр университетын төзибез диделәр. Бу күбрәк акча үзләштерүгә охшаган. Шулай да моның бернинди эчтәлеге юк. Бу очракта без әйбәт эшләп килгән уку йортын – Башкорт дәүләт университетын һәм авиация университетын югалтабыз. Казанда КФУны төзегәндә Русиядә акча күп иде. Ә хәзер фәнгә акча калмады. Әлеге карарның аңлатмасын табып булмый.

Башкорт теле темасы әкрен генә көнүзәк мәсьәләдән китте. Узган елларда ул башкорт телендә дә сөйли иде. Ул вакытта Хәбиров Урал арты җирләрен социаль-икътисади яктан үстерү өчен 200 млрд сумлык програм төзибез дип белдерде. Бу Башкортстанның татарлар яшәгән көнбатыш өлеше үги бала кебек калуын күрсәтте. Әлеге теманың читкә китүе Украинадагы хәрби низаг тууы белән бәйле. Шуңа күрә Хәбиров халыклар арасындагы ызгышка игътибар итмәскә, берләштерергә тырыша. Ә менә башкорт телен үстерү, башкорт җирләренә икътисади ярдәм күрсәтү республикада каршылыклар тудыра. Минемчә, ул мондый "очлы почмакларны" урап узарга тырыша", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG