Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Баш җыены аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары бозылу турында яңартылган резолюция кабул итте


Архив фотосы
Архив фотосы

Яңартылган документта Русиянең Кырымны Украинага агрессия максатларында куллануы әйтелә. "Кырымда тоткарлауларның яңа, моңарчы күрелмәгән дулкыны" булуы әйтелә, кешеләрне "Кырымга һәм Кырымнан мәҗбүри күчереп йөртүләре", урлаулар, "иләктән уздыру процедуралары" тәнкыйтьләнә. 

БМО Баш җыены аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда кеше хокуклары белән бәйле вазгыять турындагы, Русия Украинага бәреп кергәннән соң туган шартларны исәпкә алып яңартылган резолюциясе өчен 82 ил тавыш биргән. Бу хакта "Укринформ" хәбәр итә. Хуплап тавыш бирүчеләр узган ел белән чагыштырганда 17 илгә күбрәк диелә.

14 ил хупламаган, 80 ил фикер белдерүдән тотылып калган диелә.

Резолюцияне хупламаучы илләр: Русия, Беларус, Кытай, Куба, Төньяк Корея, Эритрея, Эфиопия, Иран, Казакъстан, Мали, Никарагуа, Судан, Сүрия, Зимбабве.

Яңартылган документта Русиянең Кырымны Украинага агрессия максатларында куллануы әйтелә. "Кырымда тоткарлауларның яңа, моңарчы күрелмәгән дулкыны" булуы әйтелә, кешеләрне "Кырымга һәм Кырымнан мәҗбүри күчереп йөртүләре", урлаулар, "иләктән уздыру процедуралары" тәнкыйтьләнә.

БМО резолюциясе Русиядән Кырымтатар Мәҗлесен экстремист оешма дип игълан итү турындагы карарны ашыгыч рәвештә гамәлдән чыгаруын таләп итә, кырымтатарларга һәм аларның лидерларына чыккан хөкем карарларын гамәлдән чыгару, аларны азат итү таләбе куя.

Аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов бу резолюцияне кабул итүләренә фикер белдерде һәм аны "икейөзле, хурлыклы карар" дип атады.

  • Узган ел БМО генассамблеясенең аннексияләнгән Кырым һәм Акъярда кеше хокуклары белән бәйле вазгыять турындагы резолюциясен хуплап 65 ил тавыш биргән иде. 25 ил каршы чыкты, 75 ил фикер белдерүдән тотылып калды.

🛑Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG