Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International украиннарны депортацияләве һәм "иләктән үткәрүе" өчен Русияне кешелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Amnesty хезмәткәрләре 88 украинны сораштырган. Алар күчереп йөртүләр вакытында Русия көчләренең тыныч кешеләрне "иләктән уздыруын" сөйләгән. Кайберләрен тоткарлаганнар, кыйнаганнар, электрошокер белән җәфалаганнар һәм үлем җәзасы белән янаганнар, икенчеләренә ризык һәм су бирмәгәннәр, диелә. 

Amnesty International хокук яклау оешмасы яңа хисап чыгарды, ул — Русия басып алган Украина җирләрендә яшәүче тыныч кешеләрне мәҗбүри күчереп йөртүләре һәм депортацияләүләре турында. Хисапны урыс, украин һәм инглиз телләрендә укып була.

Русия һәм аңа буйсынучы көчләр Украина халкын оккупациядәге җирләрдән мәҗбүриләп Русиягә яки Русия контролендәге урыннарга чыгарган диелә хисапта. "Бу күчереп йөртүләр халыкара һуманитар хокукны бозып башкарылган, алар барышында балалар гаиләләреннән аерылган", ди хокук яклаучылар.

Хисапны әзерләгәндә Amnesty хезмәткәрләре 88 кешене сораштырган, аларның 48е — Мариупольдә яшәгән. Сораштырылган украиннар күчереп йөртүләр вакытында Русия көчләренең тыныч кешеләрне "иләктән уздыруын" сөйләгән. Кайберләрен тоткарлаганнар, кыйнаганнар, электрошокер белән җәфалаганнар һәм үлем җәзасы белән янаганнар, икенчеләренә ризык һәм су бирмәгәннәр, күпләрне тулы камераларда, куркыныч шартларда тотканнар диелә.

"Русиянең мәҗбүри күчереп йөртү һәм депортацияләү гамәлләре — сугыш җинаяте. Amnesty International аларны кешелеккә каршы җинаять буларак карарга һәм тикшерергә кирәк дип саный", дип белдерде оешманың баш секретаре Аньес Калламар.

  • Хокук яклаукчылар украиннарны мәҗбүри күчереп йөртүләрен беренче генә тәнкыйтьләми. Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасының 1 сентябрьдә чыккан хисабында да Русиянең Украина ватандашларын мәҗбүриләп оккупацияләнгән җирләргә яки Русиягә чыгаруы — сугыш җинаятьләренә тиң диелгән иде.
  • Хәрбиләрне әсирләр сыйфатында тота һәм дошман ягына алып чыга алалар әле, әмма халыкара һуманитар хокук һәм сугыш кануннары сивил затларны мәҗбүри күчереп йөртүне тыя. Бу — сугыш җинаяте, кешелеккә каршы җинаять булырга мөмкин дип искәртә хокук яклаучылар.
  • Август ахырында Йель университеты тикшеренүчеләре март аеннан башлап Русия Украинаның оккупацияләгән җирләрендә кимендә 21 фильтраөион лагерь оештырган, дип белдергән иде. Русиянең Вашингтондагы илчелегендә бу хисапны ялган дип атадылар.
  • Элегрәк мәгълүмат чаралары Русия белән чиктә фильтрлау лагерларыннан узган украиннар турында язган иде. Аларның күбесе рәхимсез мөнәсәбәткә һәм янауларга зарланды.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моның яулап алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG