Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баянчы Рамил Курамшин вафат


Озак авырудан соң, 75 яшендә Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор Рамил Курамшин вафат. 

Рамил Курамшин 1947 елның 16 июлендә Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Кучкай Пожары авылында туган. Казанның музыка училищесында укый, аны 1968 елда тәмамлап, Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә. Бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянда уйный, 1969 елда ул Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли.

Казан шәһәренең Химиклар сараенда баянчылар ансамблен оештыра.

Биш ел элек Азатлыккабиргән интервьюсында Рамил Курамшин буыннар чылбыры өзелде, татар сәнгатен Көнбатышка охшарга тырышкан эстрада кысрыклап чыгара дип борчылып сөйләгән иде.

Моң белән, китаплары белән, үз иҗаты белән татарлыкны саклауга зур өлеш керткән Курамшин: "Үз халкын яраткан кеше ватанының юкка чыгуын теләми. Һәрбер халык үзен саклап калу өчен көрәшә. Ә Мәскәү абзыйлары халыклардан әлеге дә баягы инкубатор чебешләре ясамакчы", дигән иде.

Рамил Курамшин белән хушлашу иртәгә сәгать 11.00дә Казанның Мәрҗәни мәчетендә булачак. Бу хакта Бизнес Online яза.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG