Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья футбол беренчелеге финалында Аргентина такымы җиңде


Аргентина такымы керткән голны бәйрәм итә, уртада – Лионель Месси
Аргентина такымы керткән голны бәйрәм итә, уртада – Лионель Месси

Ул Франция җыелмасын пенальти сериясендә җиңде. Төп һәм өстәмә таймнар тигез исәп белән тәмамланды, җиңүче пенальтилар барышында хәл ителде. Моңарчы Аргентина дөнья чемпионы исеменә ике тапкыр лаек булган иде.

18 декабрь кичендә узган Дөнья футбол беренчелеге финалында җиңүне Аргентина такымы яулады. Төп уен вакыты 3:3 исәбе белән тәмамланды, пенальти вакытында Аргентина 4:2 исәбе белән җиңде. Шулай итеп ул 2022 елгы дөнья чемпионы булды. Уен Катарның Лусаил шәһәрендә узды.

Беренче голны уенның 23 минутында, пенальти барышында Лионель Месси (Аргентина) кертте. 36 минутта икенче голны кертеп, Аргентина такымына зур өстенлекне Анхель Ди Мария тәэмин итте.

Уенның күпчелек вакыты барышында туп күбрәк аргентиннарда булса да, матч ахырына таба Франция такымы да актив уйный башлады. 80 минутта пенальти вакытында французларның беренче голын Килиан Мбаппе кертте. Бер минут соңрак (81 минут) ул уңышын кабатлап, тагын бер гол кертә алды.

Уенның төп вакыты тәмамлануга исәп 2:2 булды, өстәмә таймнар билгеләнде. Өстәмә вакытның икенче таймында, 108 минутта аргентиннарның бик киеренке һөҗүмендә Месси тагын бер гол кертүгә иреште, ләкин 118 минутта янә пенальти барышында Мбаппе өченче голын кертте.

Пенальти сериясендә җиңүне 4:2 исәбе белән Аргентина яулады.

Моңарчы Аргентина дөнья чемпионы исемен ике тапкыр (1978 һәм 1986 елларда) алды. Франция җыелмасы исә 2018 елгы дөнья беренчелегендә җиңү яулаган иде.

17 декабрь көнне өченче урын өчен Хорватия-Марокко такымнары көрәште. Уенда 2:1 исәбе белән Хорватия җыелмасы җиңде. Марокко такымы исә футбол чемпионатының ярымфинал уеннарына кадәр җиткән беренче Африка такымы булып тарихка керде.

  • Халыкара футбол федерациясенең (FIFA) 22нче дөнья чемпионаты 20 ноябрьдән 18 декабрьгә кадәр узды. Катар футбол беренчелеген кабул иткән дөньяның иң кечкенә иле булды.
  • Катарда җәй эссе булуы сәбәпле гадәттә җәйге айларда уза торган уеннар ноябрь-декабрь айларына күчерелде.
  • 2010 елда АКШ, Көньяк Корея, Япония һәм Австралияне җиңеп бу беренчелекне үзендә үткәрү хокукын яулаган Катар ришвәтчелектә гаепләнде. Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Катар хакимиятләренең кеше хокукларын бозуы турында хисап чыгарды. Аерым алганда, илдә хатын-кызлар һәм ЛГБТ-җәмгыятенең хокуклары бозылуы кискен тәнкыйтьләнә.
  • Беренчелектә Русия һәм Украина такымнары катнашмады. Русия такымы уеннан Украинада башлаган сугышы аркасында читләштерелгән. Украина җыелмасы исә Уэлс такымына җиңелеп, беренчелеккә уза алмаган.
  • 2018 елда дөнья футбол беренчелеге Русиядә узган иде. Аның алты уены Казанда уйналды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG