Accessibility links

Башкортстанда дуңгыз кизүе һәм сезонлы авырулар сәбәпле мәктәпләр карантинга китә башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин БСТ телеканалы эфирында Уфада гына да инде 14 мәктәп карантинга китте, дип хәбәр итте. Әлегә республикада барлыгы ничә мәктәпнең карантинга ябылуы турында мәгълүмат бирелмәде.

Башкортстанда белгечләр кискен сулыш авырулары (ОРЗ) эпидемиясе башлануын әйтә. Шулай ук дуңгыз гриппы да тарала. Бер атна эчендә республикада дуңгыз кизүе белән авыруның 30дан артык очрагы теркәлгән дип яза MKset.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин БСТ телеканалы эфирында Уфада гына да инде 14 мәктәп карантинга китте, дип хәбәр итте. Шул ук вакытта республикакүләм саннар әйтелмәде. Медиклар дуңгыз кизүенең үзенчәлекләре турында кисәтә: аның инкубация чоры 1-2 көн генә, шуннан соң йоктыручының температурасы күтәрелә, авыру билгеләре арасында сулыш алу авыраю, баш авырту бар, ә менә борын тыгылу һәм ютәл булмаска да мөмкин.

Mkset хәбәренчә, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров түрәләр арасында да грипп йоктыручыларның артуын әйткән һәм аларны кичекмәстән вакцина ясатырга чакырган.

  • Авыручылар санының Татарстанда да артуы күзәтелә. 5-11 декабрь аралыгында, бер атна эчендә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемик чиктән 82,1 процентка арткан. 3-6 яшьлек балалар арасында чамадан тыш арту 21,8 процент, 7-14 яшьлекләр арасында - 17,8 процент диелә. 15 яшьтән өлкәнрәкләр арасында исә эпидемик чиктән 2,3 мәртәбә артыграк кеше авырган дип хәбәр ителде.
  • Моның белән бәйле рәвештә узган атнада республикада кайбер чикләүләр кертелде. 15 декабрьдән башлап Татарстанда медицина оешмаларында эшләүчеләргә һәм анда килүчеләргә битлек кию мәҗбүри булачак, бу дәүләт хастаханәләре һәм поликлиникаларына да, хосусыйларына да кагыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG