Accessibility links

АКШ БМО җитәкчелеген Русиягә Иран дроннарын сатылуын тикшерергә теләмәве өчен тәнкыйтьләде


Киевта Shahed-136 пилотсыз очкычы дип фаразланган дрон калдыклары, 14 декабрь
Киевта Shahed-136 пилотсыз очкычы дип фаразланган дрон калдыклары, 14 декабрь

Көнбатыш илләр БМОны Украинага үз вәкилләрен җибәреп, Русиянең сугышта Иран дроннарын куллануын тикшерергә өнди.

АКШ БМО баш сәркатибе Антониу Гутерришны Русия кулланган хәрби дроннарны тикшерү өчен Украинага рәсми делегация җибәрмәве өчен тәнкыйтьләде. БМО җитәкчелеге "Русия янауларыннан курыкты", дип гаепләде оешманы АКШның вәкиле, дип яза Reuters.

— БМО сәркатибе офисы, Русия янауларыннан куркып, аңа Иминлек шурасы биргән тикшерү вәкаләтен үтәмәүгә канәгатьсезлек белдерәбез, — дип белдерде АКШның БМОдагы вәкиле урынбасары Роберт Вуд.

Бу белдерү Берләшкән милләтләр оешмасы Иминлек шурасының 19 декабрь утырышыннан соң ясалды. Утырышта Иран дроннарының Русиягә сатылуы мәсьәләсе күтәрелде.

АКШ, Британия, Франция, Германия һәм Украина белдергәнчә, Иран дроннарының Русиягә сатылуы 2015 елгы Иминлек шурасы резолюциясенә каршы килә. Бу илләр БМО баш сәркатибеннән Киевка рәсми вәкилләр җибәрүне таләп итте.

Гуттериш белдергәнчә, Иран дроннарының Русиягә сатылуы мәсьәләсе "сугышның киңрәк контекстында" карала.

Русия вәкиле Василий Небензя, үз чиратында гаепләүләрне кире какты һәм аларны "уйдырма" дип атады.

  • Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Русия хакимиятләре бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
  • Шулай да октябрьдә Русия хәрби белгече үзен ишетмиләр дип уйлап, эфирда Украинага Иран дроннары белән һөҗүм итүне әйткән иде.
  • 5 ноябрьдә Иран тышкы эшләр министрлыгы да беренче мәртәбә Тәһранның Мәскәүгә дроннар сатуын таныды, әмма алар әле сугыш башланганчы ук тапшырылган иде һәм монда сүз "аз санлы" дроннар турында гына бара, дип белдерде.
  • Күптән түгел Sky News, иминлек хезмәтләрендә эшләүче чыганакларына таянып, Русия дроннарга алмашка Иранга 140 миллион евро кәгазь акча һәм сугышта яулап алынган Көнбатыш кораллары тапшырган, дип хәбәр иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG