Украина дәүләт тикшерү бюросы (ГБР) Татарстан ширкәте - "Татнефть"нең 115 күчемсез милкен кулга алу алуы турында белдерде. Бу хакта оешманың рәсми Telegram-каналында хәбәр ителә.
Кулга алынган милекләр арасында нефтебазалар, ягулык салу станцияләре, яшәү өчен каралмаган биналар, җир кишәрлекләре, 118 бензин ташу техникасы һәм машиналар бар.
Әлегә "Татнефть" үзе бу мәгълүматны расламады.
- 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу санкцияләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.
- Җәен Европа берлеге Русиягә каршы санкцияләрнең алтынчы җыелмасын раслаганда, аларга Татарстан ширкәтләре дә эләкте: КАМАЗ, "Татнефть-Нефтехим",, Түбән Кама йөк машиналары шиннары заводы "Нижнекамскшина" ширкәте, "Кама" сәүдә йорты, "Ремдизель" ширкәте.
- Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич республиканың эре сәнәгать оешмалары ел башыннан кыенлыклар белән очрашырга мөмкин, дип саный. "Русия нефтенә бәя чикләүләре һәм эмбарго кертелгәннән соң бу тармакның хәзердән үк авырлыкларга таруы бар. "Татнефть" өчен бу мәсьәлә декабрьдә ачыкланып бетәчәк. Без моның ничек буласын белмибез. Алар нормага килде, ләкин хәзер икенче дулкын булачак", диде ул. Зубаревич Татарстанның нефть химиясе өлкәсе өчен февраль ае хәл иткеч булачак дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!