Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зубаревич: Татарстанның нефть һәм нефть химиясе тармагы авырлыкларга юлыгырга мөмкин


Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

Галим республикадагы нефть химиясе заводларының бер өлеше үз эшен туктатырга мөмкин дип фаразлый.

Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич Татарстан икътисадында хәлиткеч чор 2023 елның язына туры киләчәк дип саный. Бу хакта ул 14 декабрьдә, Казанда узган Русия банклары берләшмәсе конференциясендә белдерде.

Аның сүзләренчә, республиканың эре сәнәгать оешмалары ел башыннан кыенлыклар белән очрашырга мөмкин. Ә Русия нефтенә бәя чикләүләре һәм эмбарго кертелгәннән соң бу тармакның хәзердән үк авырлыкларга таруы бар. "Татнефть" өчен бу мәсьәлә декабрьдә ачыкланып бетәчәк. Без моның ничек буласын белмибез. Алар нормага килде, ләкин хәзер икенче дулкын булачак", диде ул.

Зубаревич Татарстанның нефть химиясе өлкәсе өчен февраль ае хәл иткеч булачак дип саный.

"Бүген минераль ашламалар җитештерүдә зур проблем бар. Ул химия тармагына гына түгел, нефть химиясенә дә йогынты ясаячак. Бу – "Түбән Кама нефтехим", "Казаноргсинтез" оешмалары. Аларның СИБУРга күчкәннән соң үз мәшәкатьләре дә җитәрлек. Мин сөйләшкән барлык белгечләр дә нефть химиясе җитештерүнең бер өлеше туктаячак дип әйтте", дип февраль аеннан нефть химиясенә кертеләчәк чикләүләргә ишарәләп сөйләде ул.

Галим Чаллыда урнашкан КАМАЗ заводының Казакъстанда сәүдә итә алмавы турында да белдерде.

"Ширкәт санкцияләргә эләккәннән соң, бар нәрсәгә тыюлар башлана. Мин казакъларның КАМАЗдан бер нәрсә дә алмаулары турында ишеттем. Алар икенчел чикләүләр кертелүдән курка", ди ул.

"Татарстан, 2023 елның язын көтәбез. Әлегә бик күптөрле каршылыклы тенденцияләр бар", диде Наталья Зубаревич.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу санкцияләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.
  • 5 декабрьдә Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия Русия нефтенә бәя чикләве кертте. Февраль аенда нефть продукцияләренә дә эмбарго гамәлгә керә. Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Әлеге үзгәрешләр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть тармагына да йогынты ясый. Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG