Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хакимиятләрен интернетта танытуга бюджеттан 10 миллион сум бүлеп бирмәкчеләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкаручыга хакимиятләрнең эшчәнлеге турында сөйләүче һәм  аларга карата халыкта уңай мөнәсәбәт тудыручы текстлар язарга, видеороликлар төшерергә, постлар чыгарып барырга кирәк булачак диелә. 

Башкортстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыныкы булган "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы төбәк хөкүмәтен интернетта популярлаштыру эшчәнлеге алып барырдай кешеләр эзли. Бу хакта дәүләткә сатып алулар сайтындагы документка таянып, Mkset хәбәр итә.

Документта әйтелгәнчә, башкаручы "Вконтакте", "Одноклассники" кебек социаль челтәрләр, Telegram мессенджеры, "Дзен" һәм YouTube платформнары белән эшләргә тиеш булачак.

Хакимиятләрнең эшчәнлеге турында сөйләүче һәм халыкта аларга карата уңай мөнәсәбәт тудыручы текстлар язарга, видеороликлар төшерергә, постлар чыгарып барырга кирәк булачак диелә.

Башкаручы социаль челтәрләрдә сүгенү сүзле фикерләрне сөртергә, язылучыларның язган хатларын җавапларга да тиеш булачак.

Әлеге хезмәтне 318 көн дәвамында күрсәтергә кирәк, моңа бюджет субсидиясе акчалары биреләчәк диелә.

  • Күптән түгел, Башкортстан хакимиятенең үзе турында телевидениедә сөйләтүгә 48 миллион сум тотарга ниятләве хәбәр ителде.
  • Заказда әйтелгәнчә, яңалыклар һәм тапшырулар республика хөкүмәтенең һәм дәүләт хакимияте оешмаларының "объектив имиджын сакларга", "бөтен мөһим вакыйгаларны", бигрәк тә Башкортстанның Украина белән сугышка катнашуын колачларга тиеш булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG