Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча стендап: "Сәясәт – татарга кызыклы тема түгел"


"Шалт, Мөхәммәтҗан!" тапшыруында импровизация өлеше
"Шалт, Мөхәммәтҗан!" тапшыруында импровизация өлеше

Казанда атна саен татарча стендап кичәләре оештырыла. Биредә һәр теләүче үз монологы белән ачык микрофон алдында чыгыш ясап, үзен юмор өлкәсендә сынап карый ала. Иң сәләтлеләре "Шалт, Мөхәммәтҗан!" дип аталган тапшыруга чакырыла. Татарлар нәрсәдән көлә? Бүгенге татар юморы сәхнәсендә иң көчле чыгышлар кемнәрнеке? Хатын-кыз мәзәкчеләр бармы? Урыс һәм татар юморы нәрсә белән аерыла? Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

Атна саен Бауман урамында урнашкан StandUp Club Kazan залындагы кечкенә сәхнәдә татар юмор осталары төрле форматта чыгышларын тәкъдим итә. Кемнәрдер монолог сөйли, икенчеләре миниатюра күрсәтә, тагын кемдер такмаклар яки кызык эчтәлекле җыр башкара. Бу – ачык микрофон. Бирегә һәркем килеп, үз көчен сынап карарга, чыгышының башкаларга ничек тәэсир итүен тикшерә ала. Кызыкмы ул? Нәрсәне үзгәртергә кирәк? Үзенә күрә бер күнекмә сыман. Соңыннан бу чыгышлар турында фикерләр әйтелә, аны ничек шомартырга, кайсы урынын алып атарга дигән киңәшләр бирелә.

Стендап-тамаша (ингл. stand-up comedy) — комедия сәнгате, анда комик тере аудитория алдында чыгыш ясый, гадәттә тамашачыларга турыдан-туры сөйли. Стендап өчен еш кына махсус комедия клублары оештырыла (ингл. comedy club). Анда чыгыш ясаучы комик яки стендапер дип атала.

Тамашачылар өчен бу тамаша бушлай. Өстәл артындагы урын өчен 300 сум күләмендә депозит кына түлисе – шушы суммага ашау-эчү алырга була.

Ачык микрофонда остарганнар соңрак "Шалт, Мөхәммәтҗан!" тапшыруында катнаша. Анысына инде тамашачылар 200 сумга билет алып керә. Ул шушы ук залда төшерелә, ТМТВ каналында күрсәтелә. Тапшыру үзе бәйге кебек ике өлештән тора: беренче өлештә әзер чыгышлар тыңлана, икенче өлештә – импровизация. Жюрида блогер, тамада, җырчылар булырга мөмкин. Җиңүчегә 10 мең сум күләмендә премия бирелә.

Быелның февралендә, беренче тапшыруларны төшергәндә биш-алты гына татар юмористы булса, хәзер алар унбишләп җыелган. Артур Сабиров, Рүзәл Әхмәдиев, Ленар Галәү, Фикрәт Сибгатуллин, Илһам Шакиров, Рәдиф Кашапов һәм башкалар монологлар белән сәхнәгә чыкса, Марат Зинһар гитарага такмаклар башкара. Актаныштан – "Нәмәкәй", Казаннан "Эссе" дуэты да оешкан – алар миниатюралар күрсәтә. Хатын-кызлар мәзәкчеләрдән: Лия Морис, Динара Зиннәтова, Зилә Тәрҗеманова, Ләйлә Лерон-Бахмутовалар бар. Юмор осталарына яшь чикләүләре юк: әлегә алар 18 яшьтән – 55 яшькәчә.

Татарча стендапны башлап йөрүче кеше — КВН Татар лигасы мөдире Рамил Әһдиев булып чыкты. Ул бу эшкә алынырга күптән хыялланган, беренче омтылышлары 2018 елда ук булган. Чыгыш ясаучыларны татарча КВНда катнашучылар арасыннан җәлеп итәргә тырышкан. Җыелышып, монологлар әзерләп караганнар. Монолог белән генә сәхнәгә чыгарга батырчылык итүчеләр дә аз булып чыккан, халык та бик кабул итеп бетермәгән. 2019-2021 елда да, ачык микрофон ясап, бер-берсенә киңәшләр биреп, чыгышлар әзерләгәннәр.

Рамил Әһдиев
Рамил Әһдиев

— Берничә ел рәттән шулай оештырып та барып чыкмагач, 2021 елда өч тапшыру төшерергә дип Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында грант якладым. Бу эшне булдыргач, үзебезнең КВН уенчылары арасында социаль челтәрләрдә тапшыру төшерәчәгебез турында игълан иттем. Җыелып нидер уйлашырга тотындык, бәйге формасында ясарга уйладык. Стендап кына түгел, миниатюралар да, такмаклар яки җыр кебек чыгышлар да булсын дип, төрле форматтан булуын теләдек. Тапшыруның исеме белән бик озак интектек. "Шалт, Мөхәммәтҗан!"ны Зәйдән Фикрәт Сибгатуллин тәкъдим итте. Шәүкәт Галиев шигыренә язылган шундый җыр бар икән. Башка исем вариантлары бөтенләй начар кебек тоелды да, шуны калдырдык. Быелның февралендә, илдәге шушы вакыйгалар башланганчы, без беренче тапшыруларны төшердек, дип сөйли Рамил Әһдиев.

— Өч тапшыруны грант акчасына төшерүегез аңлашылды, ә калганнарын нинди акчага әзерләдегез?

Бер тапшыруны төшерү якынча 100 мең сумга төшә

— Татар телен һәм башка халыкларның туган телләрен саклау, үстерү комиссиясеннән 7 тапшыруга тагын бер грант якладык. Хәзер ул тапшыруларны төшереп бетердек, бүген безнең 10 тапшыру монтажлана инде. Бер тапшыруны төшерү якынча 100 мең сумга төшә. Бу суммага зал арендалау, оператор эше, монтажлау, җиңүчегә премия һәм башка чыгымнар кергән. Әгәр грантлар бирелмәсә, ничектер этеп җибәрүче булмаса, без аны үз акчабызга төшерә алмас идек. Каян алыйк ул кадәр акча? Кешеләр әлегә билет алып килми. Башта халыкка күрсәтергә, аны кузгатып җибәрергә кирәк.

— Тапшыруны кайсы каналда күрсәтәсез? Алар әзер тапшыру өчен гонорар түлиме?

— ТМТВ каналында күрсәтәбез. Гонорар булырга тиеш кебек, әмма бездә ул юк. Гонорар өчен эшләвебез түгел, безгә әлегә аудитория җыярга, татар стендапын үстерергә кирәк. Бу эшләрнең максаты шул.

— Дәүләт сезне финанслый икән, ул сезнең эшегезгә тыкшынамы? Ниндидер цензура бармы?

— Тыкшыну юк, әмма үзебезнең эчке контроль бар. 2018-2019 елда татарча стендапны булдырырга омтылуның башлангычында сүгенү дә, оятсызлык та шактый иде. Хәзер исә, без моның телевизион продукт икәнен аңлыйбыз. Соңгы тапшыруларда сүгенүләр, оятсыз мәзәкләр бөтенләй булмады. Татар тамашачысының андый темаларны яратмавы, кабул итмәве дә аңлашылды. Бу эш барышында татар халкына, менталитетына нинди юмор туры килүен аңларга тырыштык. Ниһаять, караңгылыкта капшый торгач, безнең халыкта популяр булырдай юморны кулга тота ала башладык. Хәзер тагын бер сезонны телевизордан күрсәтәбез дә, кабат халыкның реакциясен карыйбыз. Съемкаларга йөргән кешеләргә ошый, кайтавазлар яхшы.

— Татарга кызык темаларны "капшап тоттык" дип әйттегез. Безнең халык нинди темалардан көлә?

Татар юморы – авыл, сыерлар, тавыклар турында гына түгел

— Һәр юмористның үз темасы. Стендап – ул үз-үзеңнән көлү. Үз тормышыңда булган ниндидер тарихны сөйләп, шуннан мәзәк ясау. Тәҗрибә күрсәткәнчә, татар юморы – авыл, сыерлар, тавыклар турында гына түгел. Соңгы тапшыруны төшергәндә бу тема бик аз булды. Һәркем үзенекен сөйләде: татар теле һәм аның сөйләм үзенчәлекләре, татар эстрадасы, табибларга бару, гаилә тормышы, баланы сөннәткә утырту тарихы, Инстаграмда блоклану тарихы, социаль челтәрләргә бәйлелек, өйләнә алмый йөрү һәм башка күп темаларга сөйләделәр.

— Милли мәсьәләләр, сәяси темалар күтәреләме?

— Кемнең сәясәт темасына шаяртырга теләге бар, ул шаяртырга мөмкин. Ләкин бездә аннан көләләр дип әйтеп булмый. Иң мөһиме, комикны үзе сөйли торган тема борчырга тиеш. Мәсәлән, Рәдиф Кашаповның милли мәсьәләргә бәйле үткен чыгышы булды. "Татарча диктантны 1 млн кеше язды, кайда ул 1 млн татар?" диде ул. Чынлап та, безнең стендапка шулкадәр аз кеше килә икән, кайда икән ул бер миллион татар? Сәяси сатирик әйберләр беркемне шәхсән мыскыл итмәсә, ачык микрофонда тикшергәндә залны көлдерсә, комикны гына түгел, халыкны да борчыган мәсьәлә булып күренсә, ул тапшыруга эләгергә мөмкин.

— Татар юморының үсеш потенциалы бармы?

Татар телен белүчеләр булганда татарча юморга да ихтыяҗ булачак

— Татар телен белүчеләр булганда, күңел ачучы контентка, шул исәптән татарча юморга да ихтыяҗ булачак. Җырлар гына тыңларга димәгән, акыллы текстлар, кызыклы мәзәк шоулары, көлкеле тапшырулар карарга да теләк туа. Ихтыяҗ бар икән, тәкъдим дә булачак дигән сүз. Татар теле безнең гасырга җитәчәк әле. Татар юморының да дәрәҗәсе үссен, сыйфаты яхшырсын өчен эшлибез. Татар теленең гомерен озынайту, үзенчәлеген һәм менталитет кыйммәтләрен саклау мөһим, дип сөйләсәм, тапталган сүзләр булыр, әмма бу шулай. Татар телен белүчеләр арасында да, урыс юморына, ютубтагы урысча юмор видеоларына ниндидер конкуренция булсын дип эшлибез. Әгәр 20-40 яшьләрдәге аудитория өчен юмор контенты булдырабыз икән, ул Мәскәү яки бар дөнья ясаган контент белән конкурентлы булган очракта, татар теленә кызыксынуны арттырачак, тел гомерен аз булса да озайтачак дип саныйм. Татарларның шундый юмор осталары булуын киләсе буын да күреп торачак, алар үз җирендәге юморны аңларга омтылачак, ди Рамил Әһдиев.

"Шалт, Мөхәммәтҗан!" тапшыруларында төшеп, җиңү яулаган стендапчылар белән дә аралашып алдык.

Зилә ТӘРҖЕМАНОВА

КФУның Филология һәм мәдәни багланышлар институтында өченче курста укучы, 20 яшьлек Зилә Тәрҗеманова иң беренче стендапны карарга дуслары белән килгән булган. Ошатмаган.

Зилә Тәрҗеманова
Зилә Тәрҗеманова

— Татарча стендапның күңелсезрәк килеп чыгуын үз хезмәттәшләремә, дусларыма да әйттем. "Әйдә, син алардан яхшырак булдырасың", диделәр дә, үземне сынап карарга булдым. Бу минем сәхнәгә алып чыккан беренче монолог. Ул күбрәк автобиографик булды: укырга керү, тулай торакта яшәү, андагы проблемалар - үз тормышымда мин нәрсәдән көләм, шуның белән сәхнәгә чыктым. Юмор белән сәхнәгә чыгарга күптән тели идем, әмма артымнан этеп җибәрүче, терәк җитмәде. Мондый сәхнәләр барын да белмәдем, дип сөйли Зилә.

— "Татфакка укырга кердем, аны тәмамлагач, мин кая барам, кем булып эшлим инде", дип сөйләдең. Бу да сине тормышта нык борчыймы?

— Бөтен институтларда да шундый хәл: күп кеше үз һөнәре буенча эшләми. Әмма татар теле бүлеген тәмамлаучыларга бу бигрәк тә кагыла. Һәм бу проблема.

— Ни өчен татарча юморда сәясәт темасы юк? Безнең халык сәясәт белән кызыксынмыймы?

— Мәскәүдәге урыслар сәясәткә якынрак кебек, ул аларның борын астында гына. Ә без 800 чакрым ераклыкта. Без авыл, тел турында шаярабыз. Безнең халыкка сәясәт кызык түгел, дия алмыйм, татарлар да сәясәт белән кызыксына, алар аны аңлый, белә, әмма сәясәт безнең халыкны көлдерми, ул аның өчен көлке тема түгел, ди Зилә Тәрҗеманова.

Илһам ШАКИРОВ

Мөслим егете, фрилансер, веб-дизайнер, 26 яшьлек Илһам Шакиров татарча стендап булуы турында бер ай элек очраклы рәвештә белеп алган. Танышының Инстаграмдагы сторисында күргән дә, текст әзерләп, үзен сынап карарга ачык микрофонга килгән. Шундагы егетләр аңа монологын шомартырга ярдәм иткән. Дебюты уңышлы килеп чыкты – тапшыруларның берсендә ул җиңүче булды.

Илһам Шакиров
Илһам Шакиров

— Мин русча стендапны, андагы Щербаков, Сабуров, Комиссаренко һәм башкаларны күптән күзәтәм. Үземне гел алар урынында күз алдына китерә идем, сәхнәгә чыгып, татарча монолог сөйлисем килде. Татарча стендап урысчадан авыррак дип саныйм, чөнки безнең тамашачыга бар тема да кереп бетми. Ниндидер тыелганрак темалар да бар. Мәсәлән, үз иптәшләрең арасында сөйли алган оятсызрак мәзәкләрең монда бармый, секс, урын-җир темасы татар кешесенә кереп бетми. Ул артык консервативмы, интеллигентмы. Ә сәясәткә мөнәсәбәт – ул субъектив әйбер. Аның өчен, талашып-сугышып бетәргә була. Эштән буш вакытта таксига эшкә чыгам, анда да кешенең юк кына сүздән дә кабынып китүен күрәм. Шуңа мин ул темага аңлы рәвештә кермим, дип сөйләде Илһам.

Артур САБИРОВ

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче 30 яшьлек Артур Сабиров яшьләрдән тәҗрибәлерәк – татарча стендапта башыннан ук. Татар халкы нәрсәдән көлә дигәндә, ул авыл темасын татарча стендапның үзенчәлеге дип атады.

Артур Сабиров
Артур Сабиров
Безнең халыкка урысчадан татарчага тәрҗемә ителгән юмор бөтенләй керми

— Авыл, әби, дәү әти, сыер темалары бернинди проблемасыз, җиңел генә кереп китә. Авыл темасының үз матурлыгы бар, ул бер яктан татарча стендапның бер фишкасы кебек, ләкин бар кеше сыер турында гына чыгып сөйләсә дә күңелле булмас иде. Шуңа без ничектер бу темадан читләшергә, стендапны төрлеләндерергә тырышабыз. Югарырак дәрәҗәгә күтәрергә, башка телләргә тәрҗемә иткәндә, бар кеше дә аңлый торган уртак темалар булсын дип телибез. Теләсә нинди темага шаярырга ярый. Дөрес итеп китереп куйсаң, секс турында да шаяртып була. Хәзерге заманда сәясәт турында сөйләү генә килешеп бетми. Хәзер илдәге вазгыятьне истә тотсак... Әйдәгез, без дә ул темага кагылмыйк әле. Әйләнеп узыйк. Телне үстерү турындагы шаяртулар да ярый. Безнең халыкка урысчадан татарчага тәрҗемә ителгән юмор бөтенләй керми. Ул безнең менталитетка туры килми, - ди Артур.

"Татарча стендап та татар КВНына әйләнеп калмасмы", дигән сорауга, ул бу стендап кичәләрен татар юморының бер баскычка югары күтәрелүе дип санавын әйтте.

— Татарча стендап ул татарча КВНның чираттагы баскычы дияргә була. КВНда такымнар чыгыш ясый, ә анда барыбер кемдер аерылып тора. Шул аерылып торучыга алга таба үсеш кирәк. Әгәр ул беркая китми икән, үсми дигән сүз, ә монда алга таба үсеш бар. Сольный чыгышлар, миниатюралар бар, диде Артур Сабиров.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG