Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тайван чикләренә Кытайның 71 очкычы һәм җиде хәрби көймәсе якынлашкан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тайван кораллы көчләре  очкычларын һәм флотын, ракет гаскәрләрен хәрби әзерлек хәленә китергән диелә. 

Кытай гаскәрләре Тайванның һава һөҗүменә каршы көрәшне тану зонасына берничә дистә очкыч һәм көймәләр җибәргән. Бу хакта утрауның саклану министрлыгы хәбәр итте.

Тайван чикләренә 71 очкыч һәм җиде хәрби көймә якынлашкан - бу Кытайның беренче тапкыр шундый күпсанлы техника җибәрү очрагы дип хәбәр итә Reuters.

Тайван кораллы көчләре очкычларын һәм флотын, ракет гаскәрләрен хәрби әзерлек хәленә китергән диелә.

25 декабрьдә Кытай гаскәре Тайван тирәсендә хәрби әзерлекләр уздырды, Пекин моны Тайван-Америка провокацияләренә җавап дип атады.

Күптән түгел АКШ президенты Джо Байден 858 миллиард долларлык саклану бюджетын раслады. Аның 10 миллиард долларын Вашингтон Тайванга хәрби ярдәм итеп бирәчәк.

  • Кытай Тайванны үзенең аерылгысыз өлеше дип саный. Кытай хакимияте Пекин "тыныч юл белән кушылырга" әзер дип искәртә, әмма "башка чара калмаса, соңгы чара буларак тыныч булмаган ысуллар да кулланылачак" дип, утрауны көч кулланып яулап алу ихтималына да ишарәли. Шул ук вакытта Тайванның Кытайдан аерым, бәйсез яшисе килә.
  • АКШ һәм Көнбатышның башка илләре Кытай утрауга бәреп керү өчен Русиянең Украинага һөҗүме сценариен кулланырга мөмкин дип сагая. Кытай хакимиятләре моны кире кага.
  • Кытай Вашингтонны утрау белән турыдан-туры элемтәдә торуы өчен тәнкыйтьли. 2 августта АКШ Конгрессы Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелосиның Тайванга килүеннән соң, утрау белән Кытай мөнәсәбәтләре киеренкеләште.
  • АКШ Тайван бәйсезлеген танымый, әмма кануннарга ярашлы утрауга хәрби ярдәм күрсәтә ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG