Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Салават Юлаев батальоны җитәкчесе Артур Юмагуҗин Радий Хәбиров киңәшчесе итеп билгеләнгән


Артур Юмагуҗин
Артур Юмагуҗин

Ул республика хөкүмәте белән Юлаев сугышчылары арасында элемтәләрне көйләп торачак. Элегрәк Шәйморатов ихтыяриларын җыйган Алик Камалетдиновны да Хәбировның республика хәрбиләре белән элемтә киңәшчесе итеп куйганнар иде. Тик ихтыярилар Камалетдиновның бернинди мәсьәләләрне дә хәл итмәвен сөйләде.

Башкортстан башлыгының Росгвардия гаскәрләре белән элемтәләре киңәшчесе итеп, Салават Юлаев исемендәге ихтыярилар батальоны җитәкчесе Артур Юмагуҗинны билгеләгәннәр. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров җиткерде, дип яза "Коммерсантъ".

Хәбиров Росгвардиянең өченче ихтыярилар батальоны Юмагуҗин тәкъдиме белән төзелде дигән. Артур Юмагуҗин республика хөкүмәте белән Салават Юлаев исемендәге отрядлар арасындагы элемтәләрне көйләп торачак.

  • Салават Юлаев батальоны төзү турында 1 октябрьдә билгеле булды. Юмагуҗин батальонга хәрби операцияләрдә катнашкан кешеләр җыелачак, диде. Юлаев батальонын хәрби хәрәкәтләр барган урынга 20 декабрьдә озаттылар.
  • Быел май ахырында Башкортстандагы "Диңгез пехотасы һәм хәрби диңгез флоты спецназы ветераннары" иҗтимагый оешмасының моңарчы беркемгә билгеле булмаган рәисе Алик Камалетдинов Украинага каршы сугышырга җибәрү өчен ихтыярилардан торган аерым батальон оештыруы турында игълан итте.

    Батальонны совет генералы Миңнегали Шәйморатов исеме белән атадылар.

  • Камалетдинов үзе соңрак Башкортстан башлыгының республика хәрбиләре белән элемтә киңәшчесе итеп билгеләнде. Украинага каршы сугышка батальоннар белән бергә аның да китәчәге әйтелде. Камалетдинов корал белән тәэмин итү, һуманитар ярдәм, хәрбиләрнең шәхси проблемнары кебек мәсьәләләрне хәл итәчәк диелде.
  • Әмма Азатлыкка Башкортстан ихтыярилары Алик Камалетдиновның бернинди проблемнарны да хәл итмәвен сөйләде. Тиешле шартлар булмаганга сугышта катнашудан баш тарткан ихтыяриларны Камалетдиновның "этләр", "шавкалар" дип мыскыллавы хәбәр ителде.
  • Июнь ахырында исә Башкортстандагы десантчы-ветераннар ихтыярилардан тагын бер батальон оештырырга тәкъдим итте. Анысына Русия каһарманы Александр Доставалов исемен бирделәр.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Татарстан президенты да, Башкортстан башлыгы да моны хуплап чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG