Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаепләү Кырым активисты Ирина Даниловичны җиде елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый


Ирина Данилович
Ирина Данилович

Даниловичны канунсыз рәвештә шартлаткыч маддәләр ясау һәм саклауда гаеплиләр. ФСБ фаразынча, ул медицина энәләре һәм шартлаткыч маддә ярдәмендә махсус җайланма ясаган һәм аны күзлек савытында саклаган. Активист үзе дә, яклаучысы да бу шартлаткычны аңа  куәт оешмалары вәкилләре ташлап китүен әйтә.

Дәүләт гаепләве Кырым шәфкать туташы, активист Ирина Даниловичны җиде елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итүне һәм 60 мең сум штрафка тартуны сораган, аңа карата шартлаткыч ясау турында җинаять эше ачылган иде. Бу хакта Феодосия шәһәр мәхкәмәсенең утырыш залыннан "Грати" хәбәрчесе җиткерде.

Утырыш вакытында Даниловичның хәле начарайган, аңа ашыгыч ярдәм чакыртканнар, дип яза басма. Активист утырышны күчерүләрен сораган, әмма хөкемдар моннан баш тарткан һәм аның "гомеренә куркыныч тудырырдай берни дә юк", дип белдергән.

Даниловичны канунсыз рәвештә шартлаткыч маддәләр ясау һәм саклауда гаеплиләр. Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) фаразынча, ул медицина энәләре һәм шартлаткыч маддә ярдәмендә махсус җайланма ясаган һәм аны күзлек савытында саклаган.

Активист үзе дә, яклаучысы да бу шартлаткычны аңа куәт оешмалары вәкилләре ташлап китүен әйтә.

  • Ирина Даниловичны быел 29 апрельдә Кырымның Көктөбел (Коктебель) бистәсеннән Феодосиягә барган чакта тоткарладылар һәм кайдалыгы турында 12 тәүлек буе берни билгеле булмады.
  • Тоткарланганчы ул шәфкать туташы булып эшләде һәм социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен, шулай ук берничә блогер баганасы алып барды, алар аннексияләнгән ярымутраудагы медицина хезмәткәрләренең хокукларына һәм сәламәтлек саклау проблемнарына багышлана иде.
  • Данилович үзен урлауларыннан соң, Русия куәт оешмалары вәкилләренең көч куллануын: бууын һәм кыйнавын сөйләде.
  • Күптән түгел аның сәламәтлеге нык какшавы хәбәр ителгән иде. Хокукларын яклап килүе өчен кызны җылытылмый торган камерага күчергәннәр, аның колаклары сызлый башлаган. Әмма медицина ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле, Данилович ишетми башлаган. Аның сәламәтлек проблемнарына изолятор хакимияте күз йома диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG