Accessibility links

Кайнар хәбәр

Подольскида пенсионерлар хәрби комиссариатны яндырмакчы булган, аларны тоткарлаганнар


Илл.стратив фото
Илл.стратив фото

Хәрби комиссариантның тәрәзәсе генә янган, ут башка урыннарга күчмәгән. 

Подольскида ирле-хатынлы пенсионерлар хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган. "Подъем" Telegram-каналы мәгълүматынча, 70 яшьлек ир хәрби комиссариатка канистр белән бензин алып килгән, чүпрәкне бензин белән юешләтеп, яндырып җибәргән һәм бу вакытка урынга юл-патруль хезмәте машинасы килеп җитүенә дә карамастан, янып торган чүпрәкне тәрәзәгә куйган.

76 яшьлек хатыны исә бу хәлләрне ерактан видеога төшереп торган.

Пенсионерларны шундук тоткарлаганнар, утны сүндергәннәр, беркем җәрәхәтләнмәгән диелә.

Baza Telegram-каналы мәгълүматынча, хәрби комиссариантның тәрәзәсе генә янган, ут башка урыннарга күчмәгән.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртү очраклары артты. "Настоящее Время" шундый 50 дән артык очрак булуын искәртә.
  • Хәрби комиссариатларга ут төртергә тырышу очраклары Татарстанда, Мордовиядә, Волгоград, Калининград, Красноярски, Хабаровски, Амур, Оренбур, Ленинград һәм Түбән Новгород өлкәләрендә теркәлде. Мордовиянең Рузаевка шәһәрендә хәрби комиссарның машинасын яндырулары хәбәр ителде.
  • Казанда Совет районы Журналистлар урамындагы хәрби комисcариатка ут төртергә тырышканда 11 сыйныф укучысы тоткарланган иде. Кыз үз гамәлләрен сугышка һәм Татарстан егетләрен мобилизацияләүгә каршы булуы белән аңлатты. Ул бина ягына ике утлы шешә ыргыткан, ләкин алар эләкмәгән.
  • Октябрь ахырында КАИның Әлмәттәге филиалында укучы 19 яшьлек студентны хәрби комиссариат җирлегендәге үткәргеч чыбыкны яндырырга омтылганнан соң тоткарлаганнар иде. Студент Әлмәт шәһәренең Фәхретдин урамындагы хәрби комиссариат коймасы аша узып, җирдә яткан үткәргеч чыбыкны яндырмакчы булган. Бу вакытта аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Студентка карата чит милекне зыян салырга омтылуда гаепләп җинаять эше кузгатылган иде.
  • Элегрәк Русия баш штабында хәрби комиссариатларга ут төртергә тырышу - теракт дип бәяләнәчәк һәм моның өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы биреләчәк, дип белдерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG