Accessibility links

Уфадан вакытында очып китә алмау сәбәпле, Таиландка юл тотучы 83 уфалы Алма-Аты һава аланында калган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Туристлар Казакъстан аша Тайландка барырга тиеш булган. Уфа һава аланыннан очып китәргә тиешле Utair ширкәте очкычы 5 сәгать 23 минутка соңга калып килгән. Алма-Атыдан Пхукетка киләсе очыш исә 2 гыйнварда гына бар.

Уфаның 83 туристы Яңа ел алдыннан Казакъстанның Алма-Аты һава аланында утырып калган. Бу хакта MKset хәбәр итә.

Туристлар Тайландка юл тоткан, алар башта Utair ширкәте очкычында Уфадан Алма-Атыга, ә аннан Air Astana очкычы белән Пхукетка очарга тиеш булган.

Уфа һава аланыннан китәсе очкыч 5 сәгать 23 минутка соңга калып килгән. Бу вакыт эчендә Utair вәкиле юлчыларга сезне Казакъстанда көтеп торачаклар, дип ышандырган. Ләкин Air Astana очкычы Уфа туристларын көтеп тормаган.

Алма-Атыдан Пхукетка киләсе очыш исә 2 гыйнварда гына бар, дип искәртә басма.

Әлегә Utair бу уңайдан рәсми фикер белдермәде.

Медиа чаралары вакыйганы күзәтеп тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG