Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә кырымтатар Эрнес Аметовны 11 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте


Эрнес Аметов
Эрнес Аметов

Иреккә чыккач, Аметовка Кырымнан китү, халык чаралары уздыру, рөхсәт алмыйча яшәү урынын алыштыру, кичке уннан иртәнге алтыга кадәр урамга чыгу тыелачак.

Дондагы Ростовта Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе сивил журналист, кырымтатар Эрнес Аметов эшен кире карап, аны 11 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе җиткерә.

Иреккә чыккач, Аметовка Кырымнан китү, халык чаралары уздыру, рөхсәт алмыйча яшәү урынын алыштыру, кичке уннан иртәнге алтыга кадәр урамга чыгу тыелачак. Шулай ук ул айга ике мәртәбә теркәлеп торырга тиеш булачак.

"Мин диндар кеше, язмышыма буйсынам. Аллаһ теләмәсә, бу хәлләр булмас иде. Әмма миңа белдерелгән бу ялган гаепләүләрне кире кагам, бүген сез хөкем итәсез, ә Аллаһ үз хөкемен чыгарсын", дип белдергән Аметов соңгы сүзен әйткәндә.

Прокурор аны 18 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итәргә сораган иде.

  • Эрнес Аметовны 2017 елның 11 октябрендә Кырымда булган тентүләрдән соң, Марлен Асанов, Сәрвәр Зекирьяев, Тимур Ибраһимов, Сейран Салиев һәм Мемет Белялов белән бергә кулга алдылар. Ул өч ел барган тикшерү эшләрен һәм мәхкәмәләрне аннексияләнгән Кырымның һәм Дондагы Ростовның тикшерү изоляторларында көтеп үткәрде.
  • 2020 елда аны дәлилләр булмау сәбәпле аклап, мәхкәмә залында азат иткәннәр иде. Бу - аннексияләнгән Кырымда гына түгел, бөтен Русиядә дә "Хизб ут-Тәхрир эшләре" белән бәйле мондый беренче очрак булды.
  • Шулай дв 2022 елның мартында апелляция мәхкәмәсе әлеге карарны яңадан карарга җибәрде.
  • 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG