Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытауга һавадан билгесез объект белән һөҗүм ясалганнан соң Мәскәү һава аланында очышлар кичектерелгән


Мәскәүнең Домодедово һава аланы. Архив фотосы
Мәскәүнең Домодедово һава аланы. Архив фотосы

Юлчыларга Сарытау һәм Пензаның һава киңлеген ябулары әйтелгән.

Бүген, 29 декабрьдә Сарытау өлкәсенең Энгельс районында һава һөҗүменә каршы систем эшләве хәбәр ителде. Төбәк башлыгы Роман Бусаргин үзенең Telegram-каналында " билгесез объект"ның юк ителүен язды һәм халык иминлегенә куркыныч янамый, дип белдерде. Алданрак биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә шартлау тавышлары ишетелүен хәбәр итте.

Сарытауның Энгельс шәһәрендә хәрби һава аланы урнашкан, анда бомба атучы стратегик хәрби очкычлар тора. Украинадагы һәдәфләргә һөҗүм итүче Русия очкычлары да бу аэродромнан күтәрелә. Украина контролендәге иң якын җирләргә якынча 700 километр ераклыкта урнашкан Энгельс хәрби һава аланына моңа кадәр дә ике мәртәбә пилотсыз очкычлардан һөҗүм булды. Украина һөҗүмнәрне расламады да, кире дә какмады.

Энгельстагы һөҗүмнән соң, бүген Мәскәүнең Домодедово һава аланында очышлар кичектерелгән. Мәскәү-Пенза очкычы юлчыларына рейсның билгесез вакытка күчерелүе турында әйткәннәр. Юлчыларга Сарытау һәм Пензаның һава киңлеген ябулары әйтелгән.

  • Бүген Мәскәү чираттагы мәртәбә Украинага ракет һөҗүме ясады. Украина саклану министры Русиянең 69 канатлы ракет атуын, шуларның 54сен бәреп төшерүләрен белдерде.
  • Херсон һәм Одессада ракетлар критик инфраструктура объектларына төште. Киевта ракет калдыклары ике шәхси йортны зарарлады, өч кеше җәрәхәтләнде. Одесса, Днепропетровски өлкәләрендә электр бирү туктатылды. Львовта бөтен шәһәрдә диярлек ут юк, трамвай һәм троллейбуслар хәрәкәте туктатылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG