Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Русия хакимияте башлангычы белән оештырылган "Беренчеләр хәрәкәте"нең бүлекчәсе ачылган


Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин
Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин

Бүлекчәне Уфаның радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм иминлек колледжында, Уфа районының "Спутник" белем бирү үзәгендә ачканнар. "Бу хәрәкәткә Башкортстан яшьләре арасында үсеш алу уңайлы булыр дип ышанам", дигән республиканың мәгариф министры.

Башкортстанда Русия хакимияте башлангычы белән оештырылган балалар һәм яшьләр хәрәкәте - "Беренчеләр хәрәкәте"нең ("Движение первых") бүлекчәсе ачылган. Бу хакта республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗинга сылтама белән "Аспекты" хәбәр итә.

Бүлекчәне Уфаның радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм иминлек колледжында, Уфа районының "Спутник" белем бирү үзәгендә ачканнар.

"Бу хәрәкәткә Башкортстан яшьләре арасында үсеш алу уңайлы булыр дип ышанам", дигән республиканың мәгариф министры.

Аның әйтүенчә, хәрәкәткә алты яшьтән керергә мөмкин.

  • Быел 6 июльдә Русия думасы совет чорындагы пионериягә охшаш балалар һәм яшьләр оешмасы төзү турында канун кабул итте. Оешма яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк һәм аларда "Русиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә дөньяга караш формалаштырачак" дип белдерделәр.
  • Оешма федераль хакимият һәм төбәк башлыклары контролендә эшләячәк, башлангыч бүлекләр мәктәпләрдә, интернатларда, мәдәният йортларында һәм түгәрәкләрдә оештырылачак. Тәрбиячеләр булып "ят агент" исемлегенә кермәгән балигъ булган кешеләр эшли алачак диелде документта. Хәрәкәткә керүнең ихтыяри булачагы искәртелде.
  • 18 декабрьдә Мәскәүдә оешманың беренче җыены узды. Анда катнашучылар хәрәкәткә "Беренчеләр хәрәкәте" ("Движение первых") дигән исем сайлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG