Accessibility links

Кайнар хәбәр

Airfinity: Кытайда коронавирустан көненә тугыз меңләп кеше үлә


Моңа кадәр Кытайда коронавирус таралмасын өчен кырыс чикләүләр гамәлдә булды, ноябрь ахырында изоляциядән арып, Кытайда халык митингларга чыкты. Шуннан соң ил хакимиятләре чикләүләрне йомшарткан иде, авыручыларның артуы да шуның белән бәйле булуы бар.

Кытайда коронавирустан көненә мөгаен тугыз меңләп кеше үлә. Бу хакта Британиянең Airfinity аналитик ширкәтенә сылтама белән Reuters яза.

Оешма исәпләп чыгарганча, 1 декабрьдән башлап үлемнәрнең гомуми күләме 100 меңгә җиткән булуы бар, ә авыруны барлыгы 18,6 миллион кеше йоктырган диелә.

Язмада әйтелгәнчә, Кытай хакимиятләре коронавирус йоктыручыларның санын әйткәндә тәүлегенә берничә мең кеше дип кенә белдерә, ә 7 декабрьдән башлап, COVID-19дан 10 кешенең генә үлеме рәсми хәбәр ителгән.

Үлүчеләр санының иң югары ноктасы 23 гыйнварга туры килергә һәм тәүлегенә 25 меңләп кешене тәшкил итәргә мөмкин, дип фаразлый Airfinity.

  • Моңа кадәр Кытайда коронавирус таралмасын өчен кырыс чикләүләр гамәлдә булды: моңа кырыс локдауннар, тулы бер районнарны ябу, анда яшәүчеләргә атналар һәм айлар буе урамга чыгуны тыюлар керде.
  • Декабрь башында Кытайда карантин белән бәйле чикләүләрне йомшаттылар һәм шуннан соң авыруны йоктыручылар саны кисәк артты. Аңа кадәр Кытай шәһәрләрендә меңләгән кеше коронавирус белән бәйле чикләүләргә каршы митингларга чыккан иде, протест чараларында ил башлыгы Си Цзиньпинга каршы да шигарьләр яңгырады.
  • Нәтиҗәдә хөкүмәт эпидемиологик чараларны йомшатырга рөхсәт итте, гомуми туклану урыннары, кибетләр, кинотеатрлар ачылды. Әмма шуннан соң илдә коронавирус йоктыручылар нык артты. Эпидемиологлар фикеренчә, Кытайда тоталь изоляция сәясәте булу сәбәпле, ил халкының күпчелегендә коронавируска иммунитет барлыкка килә алмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG