Гыйнвар башында Болгар ислам академиясенең ректоры алышынырга мөмкин. Яңа ректор итеп Татарстан Конституция мәхкәмәсе рәисе Фәрхәт Хөснетдиновны куюлары бар. Бу хакта чыганакларына таянып, "Бизнес Online" яза.
Бүген - 31 декабрьдә Хөснетдинов Татарстанның конституция мәхкәмәсе рәисе вазифасында соңгы көнен эшли, 1 гыйнвардан, федераль канун таләбе белән конституция мәхкәмәсе бетереләчәк.
"Бизнес Online"га Конституция мәхкәмәсе рәисе Фәрхетдинов гыйнварда яңа вазифага билгеләнү белән бәйле җавап бирмәгән, бу мәгълүматны расламаган да, кире дә какмаган, бу хакта сөйләшергә иртәрәк дигән.
- Хөснетдиновны куйсалар, ул Болгар академиясенең өченче ректоры булачак. 2017 елда ачылган югары уку йортын беренче булып Татарстан мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкләде.
- 2019 елның мартында Мөхәммәтшин урынына күрше Башкортстаннан Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының рухи иминлек һәм дини белемне үстерү фәнни-тикшеренү институты мөдире 38 яшьлек Данияр Абдрахмановны куйдылар. Әмма ул да озак җитәкчелек итә алмады.
- 2021 елда аны БИАда проректор булган Айнур Тимерханов алыштырды. Әмма ул уку йорты белән ике ел җитәкчелек итсә дә, ректор вазифаларын үтәүче булып кына калды.
- Октябрьдә Татарстан дәүләт шурасы өч укылышта 2022 елның 31 декабреннән Татарстанның Конституция мәхкәмәсен бетерү турында канун кабул итте.
- Вазифаларыннан киткән хөкемдарларга гомер буе хезмәт хакларының кимендә 80 проценты түләнеп барачак.
- Төбәкләрдәге Конституция мәхкәмәләрен юкка чыгару федераль канун нигезендә башкарыла. Русия милли республикаларында эшләүче Конституция мәхкәмәләре 2023 елның 1 гыйнварына кадәр бетерелергә тиеш. Канун өлгесен Думага Русия президенты Владимир Путин кертте, ул 2020 елда кабул ителде.
- Канун өлгесен Русиядә яңа Конституция кабул ителү белән бәйле керттеләр.
- Бетерелгән мәхкәмәләр урынына милли республикалар Конституция шуралары төзи алачак, алар җирле парламентлар каршында эшләячәк. Канун өлгесендә бу шураларның вәкаләтләре язылмаган, алар чыгарган карарлар мәхкәмә карарларыныкы кебек көчкә ия булмаячак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум