Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дәүләт шурасы Конституция мәхкәмәсен бетерүне хуплады


Татарстан Конституция мәхкәмәсе утырышы, архив фотосы
Татарстан Конституция мәхкәмәсе утырышы, архив фотосы

Бу карарга биш депутат кына каршы чыкты. Татарстанда Конституция мәхкәмәсе 2000 елдан бирле эшләде. 2020 елда ул 35 карар чыгарган, 2021 елда исә нибары сигезне.

Татарстан дәүләт шурасы өч укылышта 2022 елның 31 декабреннән Татарстанның Конституция мәхкәмәсен бетерү турында канун кабул итте.

Вазифаларыннан киткән хөкемдарларга гомер буе хезмәт хакларының кимендә 80 проценты түләнеп барачак.

Канунны хуплап 75 депутат тавыш бирде. Биш депутат кына каршы чыкты, ә берсе тавыш бирүдән тыелып калды.

Дәүләт шурасының канунлылык комитеты башлыгы Шакир Яһудин белдерүенчә, хәзер төбәкләр мәхкәмәләр урынына парламентлар каршында конституция шуралары оештыра алачак, әмма аларның мәхкәмәи вәкаләтләре булмаячак.

Мондый шураларны Адыгей һәм Якутиядә оештырганнар да инде.

"Безнең Конституция мәхкәмәсе кемгә комачаулады?", дип кычкырды залдан депутат Николай Рыбушкин. Әмма бу сорауга җавап булмады.

Депутат, Татарстан язучылар берлеге башлыгы Ркаил Зәйдулла да сорау бирде. "Конституция мәхкәмәсен бетерү - киләчәктә безнең Конституция дә бетереләчәк дигән сүз түгелме? Низамнамә булачакмы?", диде ул.

Шакир Ягудин аны "болар арасында бернинди бәйлелек тә юк", дип ышандырды. "Русия Конституциясенә ярашлы, республикалар - дәүләтләр. Ә дәүләтләрнең төп кануннары булып бөтен дөньяда Конституцияләр танылган", диде комитет башлыгы. Ул "республиканың Конституция мәхкәмәсе булмаган чорлары да бар иде, бер дигән яшәдек", дип искәртте.

"Без федераль канунны үтәргә тиеш", дип белдерде Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да.

Төбәкләрдәге Конституция мәхкәмәләрен юкка чыгару федераль канун нигезендә башкарыла. Русия милли республикаларында эшләүче Конституция мәхкәмәләре 2023 елның 1 гыйнварына кадәр бетерелергә тиеш. Бу хактагы канун 2020 елда кабул ителде. Канун өлгесен Думага Русия президенты Владимир Путин кертте. Төрле милли республикаларның активистлары Конституция мәхкәмәләрен юкка чыгаруга каршы чыкты.

Канун өлгесен Русиядә яңа Конституция кабул ителү белән бәйле керттеләр.
Бетерелгән мәхкәмәләр урынына милли республикалар Конституция шуралары төзи алачак, алар җирле парламентлар каршында эшләячәк. Канун өлгесендә бу шураларның вәкаләтләре язылмаган, алар чыгарган карарлар мәхкәмә карарларыныкы кебек көчкә ия булмаячак.

Татарстанда Конституция мәхкәмәсе 2000 елдан эшләде. 2020 елда ул 35 карар чыгарган, 2021 елда исә нибары сигезне. Узган елдан башлап федераль үзәк мәхкәмәгә яңа эшләрне карауга алуны туктатты.

Татарстан Конституция мәхкәмәсе кабул иткән 5 карар

1. Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсенә аңлатма

Владимир Путин хакимият вертикален оештыра башлагач, Татарстан Конституция мәхкәмәсе төп канунның 1нче маддәсенә аңлатма биреп, карар кабул итә. Аны республиканың суверенлыгына шәрехләмә дип атыйлар. Мәхкәмә карарында язылганча, Татарстан үзенең булган вәкаләтләре белән мөстәкыйль рәвештә эш итә, Татарстанның вәкаләтләре тартып алына, чикләнә алмый.

"Русия карамагындагы һәм Русия белән Татарстанның уртак карамагындагы мәсьәләләрдән тыш, Татарстан дәүләт хакимиятенең (канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмә) бөтен тулылыгына ия булуында чагыла";

"... Татарстан тулысынча ия булган дәүләт хакимияте Татарстан Конституциясендә билгеләнгән тәртиптә Татарстанның конституцион-хокукый статусын үзгәртүдән кала нинди дә булса башка юл белән Татарстанның үз карамагындагы эшләр буенча махсус вәкаләтләрен һәм Русия һәм Татарстанның уртак карамагындагы вәкаләтләрен тартып алу яисә яңадан бүлү белән киметелү яисә чикләнә алмавы". (татарча чыккан карардан алынды)

Чыганак: Татарстан Конституция мәхкәмәсе карары, 07.02.2003, № 8-П

2. Татар телен латин әлифбасына күчерүгә ризалык бирү турында

2003 ел ахырында Татарстан Конституция мәхкәмәсе Конституциянең 4нче һәм 8нче маддәсенә аңлатма бирә. Ул татар телен латин әлифбасына күчерүне Татарстан үзе хәл итәргә тиеш дигән карар чыгара.

Чыганак: Татарстан Конституция мәхкәмәсе карары 24.12.2003 № 12-П

Ләкин бер ел да узмый – 2004 елның 16 ноябрендә Русия Конституция мәхкәмәсе Татарстанда татар телен кириллдан латин имлясенә күчерүне тыя.

3. Татарстан президентының ике дәүләт телен белергә тиешлеге һәм Татарстан ватандашлыгы турында

2003 елның 30 маенда Татарстан Конституция мәхкәмәсе Татарстанның территориясе, президентның дәүләт телләрен белергә тиешлеге хакында һәм Татарстан ватандашлыгы төшенчәсенә аңлатма бирә.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Татарстанның территориясе бербөтен һәм кагылгысыз, чикләрне берьяклы гына үзгәртеп булмый.

Президент булып сайланучы затның ике дәүләт телен белергә тиешлеге языла.

Татарстан ватандашлыгы төшенчәсен республика Конституциясе, кануннары, хокукый актлары, Русия ватандашларының хокукы һәм җаваплылыгы белән Татарстанда даими яшәүче кеше дип аңлата. Мәхкәмә бу төшенчәне Татарстанның республика (дәүләт) буларак хокукый статусы дип бәян итә.

Чыганак: Татарстан Конституция мәхкәмәсе карары 30.05.2003 № 9-П

4. Митинглар уздыру турында

2015 елда Татарстан Конституция мәхкәмәсе митинг, урам җыеннары уздыруда булган катгый таләпләрне үз көчендә калдырды. Аңа кадәр Дәүләт шурасы митинглар, демонстрацияләр хакимият, мәгариф, гыйбадәтханә биналарына 50 метрдан да якынрак булмаска тиешлеге турында канун кабул иткән иде. КПРФ вәкилләре бу катгый таләпләр Татарстан Конституциясенә каршы килә дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Ләкин мәхкәмә бу шикаятьне кире какты. Шул рәвешле, 1989 елдан бирле Ирек мәйданында узучы Хәтер көне җыенын оештыруга да рөхсәт биелмәде.

Чыганак: Татарстан Конституция мәхкәмәсе карары 23.04.2015 № 62-П

5. Татарстан президентын сайлауда үз-үзен тәкъдим итүчеләрне катнаштырмау турында

Быелның җәендә Татарстан Конституция мәхкәмәсе президент сайлауда үз-үзен тәкъдим итүчеләрнең катнашу мөмкинлеген караудан баш тарту турында билгеләмә кабул итте. Сәясәтче Марсель Шәмсетдинов Татарстан президентын сайлауда фиркадә тормаган кешеләрнең намзәт буларак теркәлә алмавын шикаять итеп, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, сайлау турындагы канун Татарстан Конституциясенә каршы килә. Ләкин мәхкәмә төбәк башлыгын сайлау Татарстан һәм Русиянең төп кануны белән хәл ителми, шуңа да бу мәсьәлә тикшерелә алмый, дигән билгеләмә кабул итте.

Чыгаганагы: Татарстан Конституция мәхкәәмәсе, 17.07.2020 №23-О

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG