Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин Конституция мәхкәмәсен бетерү турында: "Юристларның активрак булуын көткән идем"


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Республика Конституция мәхкәмәсен бетерү халыкны хокукый ярдәм өчен Мәскәүгә яки Петербурга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итәчәк, дип саный парламент рәисе.

4 декабрь Казанда юристлар һөнәри бәйрәме уңаеннан премияләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Конституция мәхкәмәсен бетерү турында да фикерен белдерде.

Парламент рәисе сүзләренчә, ул бу мәсьәләдә республика юридик җәмгыятенең активрак булуын көткән. Русия думасы кабул иткән кануннарны ул республикаларның "кайбер вәкаләтләрен кисү, конституцион мәхкәмәләрен юкка чыгару" дип атады, һәм моны кызганыч хәл дип бәяләде.

Мөхәммәтшин фикеренчә, әлеге гамәл халыкны хокукый ярдәм өчен Мәскәүгә яки Петербурга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итәчәк. "Һәр кеше барып җитә алмас. Нишләргә икәнен уйларбыз", диде ул.

Моннан тыш Дәүләт шурасы спикеры башка төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстанда бушлай юридик ярдәмне татарча да алып булганын да искәртте.

Русия төбәкләрендә Конституция һәм низамнамә мәхкәмәләре 2023 елга кадәр бетереләчәк. Киләчәктә республикага парламент каршында Конституция шурасы гына оештырырга мөмкин булачак. Бүген Конституция (низамнамә) мәхкәмәләре Русиянең 16 төбәгендә эшли.

Татарстан Конституция мәхкәмәсен бетерүне юристлар, сәясәт белгечләре республиканың дәүләтчелеген юкка чыгару нияте дип бәяли.

26 ноябрьдә Дәүләт шурасы утырышында депутат Рамил Төхвәтуллин Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап ясаган чыгышда, чигенүнең дә чиге булырга тиеш, дип әйткән иде. Рамил Төхвәтуллин сүзләренчә, Конституция мәхкәмәсе бетерелсә, Татарстанның дәүләт буларак хакимият бүленеше бозылачак.

1 декабрь көнне Татар иҗтимагый үзәге Казанда Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап бер кешелек пикетлар уздырды.

XS
SM
MD
LG