Accessibility links

Кайнар хәбәр

СБУ Русия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинаны халыкара эзләүгә бирергә чакыра


Русия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина
Русия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина

Үзәк банк җитәкчесе "ДНР", "ЛНР", Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә рубль зонасын оештырды һәм һривна әйләнешен томалауга ярдәм итте, дип белдерә Украинаның иминлек хезмәте. Аны "Украина җирләренең бөтенлегенә һәм кагылгысызлыгына янауда" гаеплиләр.

Украинаның иминлек хезмәте (СБУ) Русиянең Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинаны халыкара эзләүгә бирергә сорый. СБУ Нәбиуллинаны "Украина җирләренең бөтенлегенә һәм кагылгысызлыгына янауда" гаепли һәм эзләүгә игълан итү мәсьәләсе хәл ителә, дип белдерә.

Үзәк банк җитәкчесе "ДНР", "ЛНР", Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә рубль зонасын оештырды һәм һривна әйләнешен томалауга ярдәм итте, дип белдерә Украинаның иминлек хезмәте.

Нәбиуллина Украинаның басып алынган финанс оешмаларында Русиянең "Промсвязьбанк" филиалын ачарга кушкан, диелә.

СБУ Нәбиуллинаның Русия хәрбиләрен финанслауда катнашы бар ди һәм моны раслардай дәлилләре булуын җиткерә.

  • Моңарчы Украинаның иминлек хезмәте Русиянең 700 түрәсен эзләүгә игълан иткән иде. Ул исемлектә Русиянең элекке президенты Дмитрий Медведев та бар иде. Украина иминлек хезмәтенең Медведевне эзләнүчеләр исемлегенә кертүенә җавап итеп, Бастрыкин җинаять эше ачарга кушты.
  • Шулай ук хезмәт Татарстанның 14 депутатын эзләүгә биргән иде. Алар арасында әйтик Айрат Фәррахов, Айдар Метшин, Илдар Гыйлметдинов, Азат Ягъфәров бар.
  • Узган ел ноябрьдә Русиягә Украинадан аннексияләгән яңа төбәкләрне финанс ягыннан тәэмин итү өчен 900 миллиард сум кәгазь акча кирәк булачак, дип хәбәр ителгән иде. Русия аннексияләгән төбәкләргә бу акчалар берничә ай эчендә җибәрелергә мөмкин, диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG